
Кичә Татарстан күләмендәге ифтар-авыз ачу мәҗлесе башкалабызның Чистай урамындагы “Казан-Арена” стадионында узды. Аңа 3 меңнән артык мөселман килде.
Дөресен әйтим, бу стадионга аның ачылган вакытында да барып булмады, аннары да никтер ул якларга юллар тартмады. Ә кичәге ифтарга чакыру алгач, рәхәтлек хисләре кичердем. Ни өчен дигәндә, 2011 елда башлап җибәрелгән бу гамәл тукталып калган иде. Туктап калу безгә һич тә килешми ул дигән тойгылар белән яши идем. Ниһаять, республика күләмендәге ифтарның икенчесен күрү дә насыйп булды безгә.
Стадион ишеге төбендә берничә китап авторы Вәсилә Рәхимованы һәм башка каләмдәшләребезне очрату үзе үк күңелгә сөенечле халәт китерде. Электрон ишекләрне узып эчкә кердек. Анда да таныш йөзләрне очраттым. Стадионда аеруча үзебезнең “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләрен күрү куанычлы иде. Шунда ук авыз ачканда эчәргә чиста су һәм намазлыклар өләштеләр. Болары да аерым бер мәне белеп эшләнде.
Менә келәмнәр һәм намазлыклар җәелгән урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация килеп, мөселманнар янына утырды.
Ахшам намазы җиткәч, “Кол Шәриф” мәчете имам-хатибы Илфар хәзрәт Хәсәнев азан әйтте һәм без, мөселманнар, бергәләп намаз укыдык. Әлбәттә, шатлыгыбызның иге-чиге булмады бу мизгелләрдә. Ник дигәндә, һәрбер мәхәллә фәкать үз мәчетендә генә оештыра мондый мәҗлесләрне, ә безне Татарстан күләмендәге бер мәхәллә халкы буларак та бергә җыеп була икән бит! Кичәге мәҗлес шуның күркәм бер мисалы булды.
Ахшам намазына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин имамлык кылды.
Аннары барлык мөселманнар авыз ачу залына керде. Анда исә 3 мең кешегә исәпләнгән ризыклар әзерләнгән иде.
Мин шул арада үземнең кайбер танышларым белән кыска әңгәмәләр корып алдым. “Беренче тоткан уразагызны хәтерлисезме?” дигән соравыма каршы Эчке Эшләр министрлыгының “Хәтер” мәчете имам-хатибы Харис хәзрәт Салихҗан: “Бик яхшы хәтерлим. Ул чакларда миңа нибары 7 яшь иде. Беренче класска укырга керергә әзерләнә идек. 1935 елның урак өсте. Шул вакытта әти белән әни: “Беренче көн уразасын тотып кара, улым”,-диделәр. Мин тоттым ул беренче көн уразасын. Дөрес, без ул чакларда уразаны ай буена тулысынча тота алмый идек. Ә менә Рамазан аенда уразаны берничә көн тота идек. Шуннан бирле инде 80 ел гомер узып китте. Мин уразаны сугыш вакытында да калдырмадым”,-диде. Аннары Харис хәзрәт әгәр кеше чынлап торып, ягъни ихлас күңелдән Аллаһының барлыгына ышанса, аңа уразаны тотуы һичшиксез җиңел булуын бәян кылды. Шул ук вакытта ул соңгы вакытларда Татарстанда уразага, Корбан бәйрәменә шактый игътибар бирелүен әйтте. Ифтарга Казандагы иң матур урыннарның берсе сайлануын сөйләде. “Ифтарга моннан да гүзәл урынны табуы читен, булса да фәкать «Корстон»ның 25 нче катында гына бардыр»,-дип уенын-чынын бергә кушып әйтте Харис хәзрәт.
Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров исә быелгы ураза эссе җәй көннәренә туры килсә дә, аның авыр булмавы хакында әйтте. “Уразаны Раббыбыз безгә авырлык китерү өчен кылмады, бәлки рухи җиңеллеккә ирешү, гөнаһлардан пакьләнү өчен кылды. Кеше 19 сәгать ураза тотса, ул аңа 5 сәгать кебек кенә булып тоелыр, иншә Аллаһ”,-диде Нияз хәзрәт.
Ә уразага беренче генә керешкән кешеләргә Нияз хәзрәт сәхәр вакытында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт кебек эшләргә, ягъни яшел чәй эчәргә, хөрмә ашарга киңәш бирде.
Менә минем каршыма беренче Татарстан мөфтие Габдулла хәзрәт Галиулла белән Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин очрады. Габдулла хәзрәт миннән: “Әнә, Киров өлкәсе мөфтие белән сөйләшеп ал. Аларда да үткәрергә кирәк мондый мәҗлесне”,-дип әйтеп котылса, Зөфәр хәзрәткә исә бераз тоткарланырга туры килде.
Ул башта Татарстанның Россиядәге барлык халыкларга үрнәк булып торуы, торачагы хакында әйтеп узды. Аннары Зөфәр хәзрәт: “Кировта да ислам дине, башка урыннардагы сыман, әкрен-әкрен генә күтәрелеп бара. Дөньяда исламга каршы сугыш бара. Сугышны Россия ачмады, әмма аны да бу орышка китереп тыктылар. Шуңа карамастан, без тынычлыкны әкрен генә саклап киләбез. Иншә Аллаһ, барысы да әйбәт булыр. Аллага шөкер, татарларыбыз үзенең асылына – кешелек асылына кайта. Менә шунысы – иң мөһиме”,-диде.
Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында имам-хатиб вазифаларын башкаручы Габделбарый хәзрәт Таһиров белән намазны бергәләп укыдык. Алар Чүпрәледәге имам-мөхтәсиб җитәкчелегендә 5 кеше килгәннәр. Габделбарый хәзрәт Зур Чынлы авылында 8 ел имамлык кыла икән инде. Ул әле быел гына “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлап, имам булуы турында диплом алган. “20 еллап булыр, намазны калдырганыбыз юк инде”,-диде Габделбарый хәзрәт ахырдан.
Каршыма очраган Зиннур абый Әхмәдиев белән аның хәләл җефете Саимә абыстай исә “Казан-Арена”га Балтач районының Борбаш авылыннан килгәннәр. “Бу мәҗлеснең хәерле эш икәнлегеннән башканы әйтергә сүз юк. Бик матур оештырганнар бу мәҗлесне. Ә безне Балтачтан республиканың баш казые, район имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып килде. Аллаһының рәхмәтләре яусын барчасына”,-диде Зиннур кардәшебез.
Ифтар мәҗлесенә башкалабыз Казанда яшәүче күптәнге танышым Фәтхрахман абый Исмәгыйлев тә килгән иде. Минем: “Казан-Арена”дан нинди хисләр белән китәсез?”-дигән соравыма, Фәтхрахман абый: “Гаҗәеп матур, искитмәле итеп оештырганнар бу мәҗлесне. Безне бирегә чакырып, кунак иткәннәре өчен оештыручылар Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, очсыз-кырыйсыз нигъмәтенә ирешсеннәр. Аннары шушы ифтар мәҗлесе аркасында без биредә “Казан-Арена” стадионы белән дә таныша алдык”,-дип җавап бирде.
Әйе, кичә безгә Казанның иң гүзәл урыннарының берсендә – Казансу елгасы буенда икенче ифтар мәҗлесендә катнашу насыйп булды. Чынлап та, андагы хозурлыкны, киңлекне күреп, без бер мәлгә югалып калдык. Аннары үзебезне үзебез тиз кулга алып, ихлас күңелдән авыз ачу мәҗлесендә катнаштык. Соңыннан әлеге мәҗлесне оештырган ТҖ МДНгә, РФ Мөселман эшкуарлары берлеге, “Казан-Арена” стадионы җитәкчелегенә рәхмәтләр әйтеп таралыштык.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре