Җөмһүрият күләмендәге ифтар - “Казан-Арена” стадионында

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә Рамазан аена багышланган...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 26

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә Рамазан аена багышланган матбугат конференциясе үткәрде. Биредә мөфтинең “Ураза” дигән исемдә татар телендә “Хузур” нәшриятендә басылып чыккан китабын да тәкъдим итү чарасы уздырылды.

Тиздән – 28 июньдә башланачак Рамазан аеның фитыр һәм фидия сәдакалары күпме булачак? Рамазан гаетенә кайчан керәбез? Корбан бәйрәме кайсы көнне? Бу һәм башка күп кенә сорауларга төпле җаваплар бирде мөфти хәзрәтләре.

Башта Камил хәзрәт Рамазан аена керү мәсьәләсенә тукталды. “Казанда Россиянең дин әһелләре җыелыр алдыннан без, Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин һәм мин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә җыелып, бу мәсьәләне хәл иттек. Ягъни Рамазанның беренче көне 28 июнь була дип килештек. Ә Тәлгат хәзрәт бу хакта Россия имамнарына хәбәр ирештерде. Шулай итеп, зур җиңү яуланды”,-дип сөйләде Камил хәзрәт. Уразаның гаете исә 28 июльдә бәйрәм ителәчәк. Корбан бәйрәме - 4 октябрьдә.

Фитыр сәдакасының күләме бер кешедән – 50 һәм 330 сум, фидия сәдакасы 150 сум дип билгеләнгән. Камил хәзрәт бу сәдака күләмен тикмәгә генә болай билгеләнмәве, аны Голәмәләр Шурасы шулай хәл итеп, мөфтигә тәкъдим кылулары турында әйтте. Фитырны мөмкинлеге булган кешеләр шул рәвешле бирә ала. Фитыр сәдакасы бер көнлек ризыгы да булмаган мохтаҗларга, фәкыйрьләргә бирелә. Ә фидия сәдакасын уразаны тотарга теләмәгән кеше бирми, мөселман табибы тарафыннан ураза тотарга ярамый дигән инсан бирә. Йә ул кеше карт, йә ашамыйча тора алмаучы каты авыру (мәсәлән, шикәр авырулы) булырга мөмкин.

"Ураза” китабының асылына Кудуриның гарәп телендәге китабы тәрҗемә итеп алынган. Аңа башка кешеләрнең Рамазан аена кагылышлы әсәрләре өстәлгән. Шулар Коръәннән аятьләр, Пәйгамбәребез хәдисләре белән баетылган. 160 битле бу китапны 3000 данә итеп “Хузур” нәшрият йорты бастырып чыгарган.

Камил хәзрәтнең сүзләренчә, быелның 8 июлендә “Казан-Арена” стадионында республика күләмендә Икенче ифтар мәҗлесе үткәреләчәк. Аның беренчесе 2011 елда уздырылды. Шуннан соң ике ел буена авыз ачу мәсьәләсендә тынлык урнашты. Бу хәлне дә “бозлык чорының чигенүе” дип бәяләп буладыр.

Камил хәзрәтнең сөйләгәннәреннән тагын шул аңлашылды: Рамазан ае вакытында төрек кардәшләребез быел да Татарстанга киләчәк. Аларның саны өч дистә булыр дип көтелә. Өчесе генә Казанда калып, калганнары Татарстан районнарына юл тотачак. Алар районнарда Рамазан аен үткәреп, ифтар мәҗлесләрендә катнашачак. Дөресрәге, алар милләттәшләребезгә Рамазанны үткәрүдә булышачак. Бу бик әйбәт хәл, әлбәттә.

Камил хәзрәт җәннәт һәм җәһәннәм темасына сөйләгәндә уенын-чынын бергә кушып сөйләде сыман. “Җәһәннәмгә керү өчен кешегә шактый күп тырышырга кирәк. Әйтик, тәмәке тарту, аракы эчү, зина кылу өчен никадәрле акча түләү сорала. Дискотекага барсаң да акча түлисе була. Ә җәннәткә керү түләүсез. Аллаһка ышану да, ураза тоту да, намаз уку да бушлай”,-дип каләм ияләрен елмаерга мәҗбүр итте Камил хәзрәт.
Мөфти хәзрәтләре әле бүгенге кичәдә шактый күп нәрсәләр хакында сөйләде. Мәсәлән, Рамазан аенда кылган бер яхшы гамәл өчен 1000 савап, ә Кадер кичәсендә кылган уңай эш өчен савап хәтта 30 меңгә кадәр арта икән.

Быел Рамазан аенда “Кол Шәриф” тә тулысынча Коръән чыгу булачак. “Ярдәм” мәчете инвалидларына багышлап, марафон үткәрү шулай ук дәвам итәчәк. “Рамазан-хәерле эшләр ае” дигән чара да булачак.
Тагын бер яңалык шуннан гыйбарәт: интернетта мөселман телевидениесе күрсәтә башлаган. Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин сөйләвенчә, ул иртәнге 6 сәгатьтән төнге 12гә хәтле эшли. Аны карау өчен “хузуррт.ру” сайтын ачырга кирәк.
 Мөфти хәзрәтләре тагын бер яңалык ирештерде. Аның әйтүенчә, хәзер татар телендәге намаз вакытларын белү өчен төрле зурлыктагы кәгазь календарьларны эзләп йөрисе дә булмаячак. Намаз вакытын кесә телефоныннан карап, шуннан белергә дә мөмкин булачак.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе