Мәликә Гыйльметдинова «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухилык” дигән дәрәҗәне алуга иреште

“Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 06
"Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова "Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык” дигән дәрәҗәне алуга иреште.
 
"Ярдәм” мәчете каршындагы үзәк бөтен дөньяга танылды һәм анда күрмәүчеләргә изге китапны укырга мөмкинлек тудырган Мәликә ханым төп урынны алып тора.

Бүген Казан Ратушасында "Ел хатын-кызы. Ел ир заты: хатын-кызлар карашы” дигән бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. 8 Мартка - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы җыелышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэрыныж беренче урынбасары Оскар Прокопьев катнашты.

Илдар Халиков Татарстан Президенты рөстәм миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән гүзәл затларны бу рәхим-шәфкатьле күркәм бәйрәм белән котлады.
 
"Кадерле, гүзәл хатын-кызлар! Сез безгә гомер бирәсез, безнең балалар белән һәрчак янәшә буласыз, сез – безнең гомер юлдашларыбыз, сез укытасыз, тәрбиялисез безне һәм гаиләне бөтен гомеребез буена саклыйсыз”,-дип билгеләп узды Татарстан Премьер-министры Казан хатын-кызлары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Аннары ул тагын: «Мин сезгә хатын-кызлар бәхете телим, сезне балаларыгыз, ирләрегез һәм хезмәттәшләрегез шатландырсын”,-дип тә өстәде алдагы сүзләренә Илдар Халиков.
 
"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе