
8 сентябрьдә ТҖ МДНдә Казанга якын районнар мөхтәсибләре Корбан бәйрәменә әзерләнү чаралары хакында киңәштеләр. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә үткән сөйләшүдә баш казый ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Питрәч, Лаеш, Биектау, Югары Ослан районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.
Дин әһелләре башкалага якын районнарда корбан чалу йоласын башкару шартлары, мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар. Бүгенге көндә дин әһелләре корбан чалуларны оештыруга кагылышлы кайбер мәсьәләләр буенча район җитәкчеләре белән үзара сөйләшүләр алып баралар. Иң беренче чиратта бу, махсус корбан чалу урыннарында тәртип булдыруга һәм җыештыруга кагыла. Әлеге урыннарга мал чалганнан соң калган терлек калдыкларын җыю өчен контейнерлар кую көтелә.
Корбан бәйрәме Ураза бәйрәме тәмамлангач җитмеш көн узуга, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Быел Корбан гаете 4 октябрьгә туры килә дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.