Мәхкәмә Рафис Кашаповны 27 апрельгә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарды

Татарстанда милли хәрәкәт лидерларының берсе Рафис Кашапов тагын ике ай, ягъни 27 апрельгә кадәр сак аcтында калачак.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 27

Татарстанда милли хәрәкәт лидерларының берсе Рафис Кашапов тагын ике ай, ягъни 27 апрельгә кадәр сак аcтында калачак. Кичә Казанның Совет районы мәхкәмәсендә булган утырышта шундый карар чыгарылган.

Кашаповның адвокаты Хәмит Саматов әлеге карарны өч көн эчендә шикаять итәргә тырышачагын әйткән.

Рафис Кашаповны 29 декабрьдә Чаллыда гаепләү белдерелмәгән килеш кулга алып, Казанга озаткан иделәр. Аны гаепләү карарында Кашаповның бу елның 1 июленнән 11 декабренә кадәр "Вконтакте" социаль челтәрендәге үз битендә мәгълүмати материаллар чыгаруы әйтелә. Язмалар "Крым и Украина будут свободны от оккупантов", "Вчера Гитлер и Данциг, сегодня Путин и Донецк", "Защитим Украину и весь тюркский мир" һәм "Где Россия, там слезы и смерть" дип аталган диелә.

Шушы язмаларга карата узган елның 15 декабреннән комплекслы психологик, лингвистик, политологик тикшерүләрнең нәтиҗәсе дә билгеле. Нәтиҗә ясаучылар Рафис Кашапов язмаларына бәя биреп, анда милләтара, динара, төркемнәр арасында нәфрәт һәм башка юнәлешләр, төрки төркемдә Русия хакимиятенә нәфрәт уята дигән һәм башка фикерләр тапканнар. Бу хакта кулга алу карарында, сорау алу беркетмәләрендә әйтелә. Кашаповка шушы язмаларга таянып, Русия җинаятьләр кодексының 282 нче матдәсенең беренче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелә дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе