Мәхкәмә мөфти Зөфәр Галиуллинны фатирдан куып чыгармаска булды, әмма...

Казанда Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллинны Авангардная урамындагы ике бүлмәле фатирыннан чыгару мәсьәләсендә мәхкәмә узган.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 31

Казанда Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллинны Авангардная урамындагы ике бүлмәле фатирыннан чыгару мәсьәләсендә мәхкәмә узган. Аның әйтүенчә, хәзер аның фатирга рәсми хокукы юк, әмма аны өйдән куып чыгармаганнар.

15 ел элек Галиуллинга әлеге фатирны аның хатыны Кәүсәрия ханым эшләгән "Кызыл Шәрык" ширкәте җитәкчесе, хәзерге Русия Дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин биргән булган, әмма документларны бу гаиләгә рәсмиләштерүне тартып-сузып йөргән. Хәзер Хәйруллинның әлеге фатирны башка кешегә – туганына сатканы билгеле булган.

"Хөкемдар ханым барысын да бик җентекләп тикшерде. Бу юлы бик намуслы хөкемдар булды. Ул мине куып чыгарырга мөмкинлек бирмәде. Тегеләр бик тырышты куып чыгарырга, авылга барып минем әнидән калган җимерек йортны да фотога төшереп килгәннәр. Имеш, минем яшәр урыным бар дигән булалар. Хәзер инде алар бу йортны миңа арендага биргән итеп документлар китереп күп итеп акча түләтмәкчеләр. Шул рәвешле үзем чыгып китәрмен дип өметләнәләр", ди Галиуллин.

Ул әлеге мәхкәмә карарын шикаять итәчәген әйтә. "Без ул фатирда ремонт башлаган идек. Хәзер шуны бетерергә җыенабыз. Киләчәге ни белән бетәр – белмибез. Казан башкарма комитетыннан да яңа милекчеләрдән без фатирны аларга бирдек, ник рәсмиләштермәдегез дип сорадылар. Башкарма комитетның бу фатирның безгә бирелүе турында карары бар бит. Монда эш фатирда да түгел, ә халыкны мыскыл итүдә. Кешенең бернинди хокукы юк. Теләсә ничек алдыйлар. Мин аңа бу фатирны сатып мәчет төзик дип тә тәкъдим итеп карадым", ди Зөфәр хәзрәт Галиуллин.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе