"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре Идел буенда ял итте

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе җитәкчелеге Югары Ослан мөхтәсибәте белән берлектә, уку елы тәмамлану уңаеннан...

БӘЙЛЕ
2014 Май 30

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе җитәкчелеге Югары Ослан мөхтәсибәте белән берлектә, уку елы тәмамлану уңаеннан, Идел буенда табигать кочагында ял оештырды. Бирегә мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләре, мөхтәсибәт вәкилләре - барлыгы 130 дан артык кеше җыелды, дип хәбәр итә ТҖ МДН матбугат хезмәте.

Шәкертләр төрле спорт уеннарында катнашты. Футбол, волейбол уйнадылар. Шулай ук мөхтәсибәт призына ярышлар оештырылды. Чара бергәләп табигать кочагында чәй эчү белән тәмамланды.

Шәкертләр, мөгаллимнәр үзенчәлекле ял оештырган өчен мәдрәсә проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллинга, бүләкләр өчен район имам-мөхтәсибенә рәхмәтләрен белдерделәр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе