
Кичә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әтнә районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында хәзрәтләр райондагы үзәк мәчеттә, шулай ук бай тарихлы урыннарда булдылар.
Район мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгыйтов һәм авылларда эшләүче имамнар белән очрашулар үткәрделәр, дини эшләрне алып бару хакында фикерләштеләр, сорауларга җавап бирделәр.
Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында Татарстанның иң борынгы мәчете урнашкан. Әлеге иман йорты 1769 елда Мәрҗани мәчетенә кадәр салынган. Ул Казан ханлыгы җимерелгәч төзелгән беренче таш мәчет. Шулай ук Әтнәдә борынгы зират бар. Хәзрәтләр әлеге тарихи урыннарны зиарәт кылдылар, догалар кылдылар.
Шулай ук район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгыйтов Ислам музее фондына 20нче гасыр ахыры шамаилен бүләк итте.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте