Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: Без «Ярдәм» фондының уңай нәтиҗәләрен күрәбез

Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе, Россия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте җитәкчесе, Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы әгъзасы, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Казандагы “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 02

Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе, Россия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте җитәкчесе, Россия Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы әгъзасы, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Казандагы “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде. Россия мөфтие “Ярдәм” фондына төрле яклап булышу фондның проектлары киләчәктә дә үсеш алсын өчен иң яхшы кызыксындыру чарасы булачак, дип белдерде.
Игътибарыгызга мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең “Ярдәм” фонды эшчәнлеге хакында әйткән сүзләрен тәкъдим итәбез.


“Бүген илебездә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күп. Алар арасында күрмәүчеләр дә шактый. Бернини шикләнүсез шуны әйтергә мөмкин: җәмгыятебез аларга якты көннәр килүгә өмет бирүче һәм үз-үзләренә ышану өчен булышучы профессиональ оешмаларга мохтаҗлык кичерә.

Казанда социаль юнәлеш алган, коммерциячел булмаган «Ярдәм» хәйрия фонды Татарстанда гражданнар җәмгыяте үсешенә үзенең лаеклы өлешен кертә. Күрмәүчеләрнең транспорт чыгымнары, ашау-эчүләре, яшәүләре фонд хезмәтәрләре тарафыннан түләнеп барыла.

Зәгыйфь кешеләргә булышу өчен бу оешма хезмәткәрләре күрмәүчеләргә җиңеләйтелгән курслар үткәрә, ягъни алар щлеге курсларда белем алгач, Брайль системасында укырга һәм язарга өйрәнә, махсус аудиопрограмма ярдәмендә компьютер гыйлеме ала, үз-үзләренә башлангыч хезмәт күрсәтергә керешә. Әлеге программаны булдыру өчен бу юнәлештәге белгечләр җәлеп ителгән.

Без бу фонд хезмәткәрләре эшчәнлегендә, Аллага шөкер, уңай нәтиҗәләрне күрәбез.

Тагын шуны билгеләп үтү мәслихәт: күп еллар дәвамында фонд хезмәткәрләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү белән генә шөгыльләнми, бәлки башка төр инвалидларны да, Дауна, БЦП белән авыручы балаларны да дәвалый. Фондтагы җылы караш һәм халәт киләчәктә дә игелекле, мәрхәмәтле мохит булуына ышаныч тудыра.

Мондагы меңәрләгән кеше югары дәрәҗәдә профессиональ ярдәм алды.
Без фонд җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә зур хөрмәт билгеләре күрсәтәбез вә рәхмәт сүзләре әйтәбез”.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе