Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан котлау килде

Бүген, 30 гыйнварда, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 30
Бүген, 30 гыйнварда, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиннан котлау хаты килеп иреште. Анда мондый юллар бар:

"Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән, Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә Сезгә һидаять нуры, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәү насыйп әйләсен. Һәр туган яңа көн бары шатлыклы хәбәрләр генә китерсен.
Авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар, изге теләкләрегезнең чынга ашуын, тормышыгызның гөрләп алга баруын, Ватаныбыз, милләтебез өчен яхшылыклар, изгелекләр кылып, күп еллар дәвамында хезмәт итүегезне телим.
Бергәләшеп динебезне ныгыту, халкыбызның рухи үсешенә үз өлешебезне кертү насыйп булсын.
Ихтирам һәм изге догалар белән Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин”.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе