
Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчетенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм дөньякүләм танылган теннисчы Марат Сафин килде. Кунаклар килә-килешкә “Ярдәм” мәчетенең идән астында урнашкан “Зур Казан” басмаханәсен карадылар.
Бүгенге көндә “Зур Казан” типографиясендә 8 төрдәге китап басыла. Алар арасында Рөстәм хаҗи Рәхимовның 2010 һәм 2011 елларда хаҗ кылуын нәшер итә торганнары бар. Шулай ук техник фәннәр галиме Нәгыйм абый Мөхәммәтҗановның “Кеше тормышы һәм аның кайбер ялгышлары турында фикер йөртүләр” дигән китабы татар һәм рус телләрендә басылып чыкты. Басмаханәдә Ирек Гыйрфановның балаларга багышланган китабы да бу көннәрдә нәшер ителә. Инде 103 нче мәктәпнең директоры урынбасары Мәдинә ханым Габделганиеваның 500 битле китабы дөнья күрер, дип көтелә.
Кунаклар тәфсилләп “Ярдәм” мәчетен карадылар, мәхәллә халкы белән бергәләп икенде намазын укыдылар һәм анда бүгенге көндә Россиянең төрле өлкәләреннән килеп белем алучы күрмәүчеләр белән очраштылар, бу тамашалардан канәгатьләнү хисләре алдылар. Марат әфәнде үзенең никадәрле чит җирләрдә йөреп тә, инвалидларга биредәге сыман җылы карашны очратмавы хакында әйтте.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре