Мөфти Балтачта алты район имам-мөхтәсибе белән очрашты

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районына эшлекле сәфәр кылды.

БӘЙЛЕ
2014 Апр 24

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районына эшлекле сәфәр кылды. Балтачта мөфти Татарстанның төньяк төбәге мөхтәсибләре - Арча, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче районнары имам-мөхтәсибләре белән очрашты. Шулай ук очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм баш казый, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.

Мөхтәсибләр мөфтигә районнарда алып барылган дини эшчәнлек, дини чаралар оештырулары хакында сөйләделәр. Фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Шулай ук мөфти хәзрәтләре Балтачның Җәмигъ мәчетендә “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе филиалының кичке бүлеген тәмамлаган 19 шәкерткә дипломнар тапшырды. Диплом тапшыру чарасында мәдрәсә җитәкчесе Илъяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, имамнар катнашты.

Камил хәзрәт Карадуган мәктәбендә үткәрелгән әхлак дәресендә дә булды. Ачык дәрес кысаларында ул төрле диннәр нигезләрен өйрәтү программасы белән танышты һәм мөгаллимнәргә балаларны татарларга хас рухи кыйммәтләр белән тәрбияләгән өчен рәхмәтен әйтте, бүләкләр тапшырды дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе