Киң танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәре, "Мөслимә” газетасы мөхәррире, Татарстан хатын-кызлары "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллинаны, шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасар Илдар хәзрәт Баязитов котлады.
Әлмира ханым тумышы белән Башкортстан ягыннан. Ул Илеш районының Сәеткул авылында дөньяга килә. 1957 елдан Казанда, КДУның журналистика факультетында белем ала. "Азат хатын” ("Сөембикә”) журналында 30 ел эшли. Танылган каләм иясе пенсиягә чыккач та иҗат өлкәсен ташламый. 20 ел "Иман” мәркәзендә эшли һәм "Мөслимә” газетасын чыгара. Әлмира апа Рәшидә абыстайдан дини гыйлем туплый, "Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый.
"Милләтебез, динебез дип тырышып, эшләп йөрүемне менә шулай югары бәяләүләре өчен нәзарәткә бары тик рәхмәтлемен. Мөфтиебез дә, аның ярдәмчеләре дә ачык йөз белән каршы алдылар, яшь булсалар да, күп тәҗрибә туплаган өлкән кешенең эшен күрә белүләре сөендерде. Хәзрәтләргә бары уңышлар телим”, -диде Әлмира апа хәзрәтләр белән очрашудан соң.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!