2014 Мар 12
Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетендә Татарстан Җөмһүриятеннән 107 делегат катнашында Татарстан хатын-кызларының "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы корылтае булып узды. Анда Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Баязитов, башка төрле имамнар һәм, әлбәттә, мөслимәләр катнашты.
"Ярдәм” мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Ибраһимов Коръән укып башланган җыенда башта сүз мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде.
"Әлмира апаны без яхшы беләбез. Хатын-кызларның яулык мәсьәләсе буенча ул хәтта Мәскәүләргә кадәр барып җитте. Аның актуальлеге шуннан гыйбарәт: ул Казан һәм Татарстан хатын-кызларын берләштерә алды”,-диде "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе хакында Илдар хәзрәт.
Аннары корылтайны алып баручы Роза ханым Мортазина сүзне имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бирде.

"Узган гасырның 90 нчы гасыр башында Әлмира апаның көче-куәте ташып торды. Әгәр андый хатын-кызлар күбрәк булса, без 21 гасырда түгел, бәлки 22 гасырда яшәр идек. Соңгы 2-3 елда ул берникадәр сүрелеп йөрде, чөнки хатын-кызларның җитәкчесе итеп башка кешене куеп, аның кәефен төшерделәр. Менә ул хәзер яңадан үзенә куәт алды, без аны күреп торабыз. Хатын-кызлар элек тә ирләргә караганда күбрәк мәчеткә йөрделәр, хәзер дә алар кимен куймыйлар. Хатын-кызлар күбрәк динебезне таратты, хәзер дә алар күбрәк дәгъват ясый”,-диде Мансур хәзрәт.
Аннары "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллинаның хисапнамәсе тыңланды. "Минем кайчагында тыныч, кайчагында шактый кыю эшләгән чорымның билгеләре менә шушы костюмымда. Шуңа күрә бу костюм белән сезнең алга чыгуыма үземне бик бәхетле сизәм. Хәзер мин аны салып куям. Күлмәдем дә матур минем”,-дип үзен бик самими тотып, башлап җибәрде хисапнамәсен Әлмира апа. Аннары ул үзләре кылган гамәлләрен сөйләп китте. Татарстан мөселманнары хатын-кызлары берлеге 1995 елда "Апанай” мәчетендә төзелә. "Аллага шөкер, шуннан бирле эшләп киләбез, бер сантиметрга да читкә тайпылганыбыз юк. Милләтебез, динебез һәм безнең мирасыбыз, һәм безнең Татарстаныбыз, дип җан атып йөрибез. Кадерле кардәшләрем, безнең Татарстаныбыз бөтен Җир шарына үрнәк булырга тиеш!”-дип дәвам итте сүзен Әлмира апа.
Киң форматлы басма дигән нәрсә кергәч, Казан урамнары оятсыз реклама белән тула. Шуларны алдыру өчен ул чактагы Дәүләт Советы депутаты Фәндәс Сафиуллин белән тотына алар һәм максатларына ирешәләр. Американың ул чактагы Президенты Джорж Бушка да хат язып сала алар. «Американы суга батырасың бит. Дингә кил”, дигән юллар да була анда. Уен автоматларын, Әлмира апа әйтмешли, шайтан таякларын алдыру буенча да шактый артыннан йөрергә туры килә. Россия хатын-кызларына яулык бәйләтеп, фотога төшү буенча да хәйран мәхкәмә юлларын таптау насыйп булган икән. Кирмән янындагы "Раки” сыраханәсен алдыру да шактый катлаулы эш булып чыга. Тик ул чагындагы беренче Президент бу мәсьәләне дә гүзәл затлар файдасына төгәлли, ягъни сыраханә алына. "Сотворение мира” дигән нәрсәгә каршы чыктык. Мине ул чагында бер әби һәм "Эфир” каналы яклап чыкты. Мин аларга бик рәхмәтле”,-диде Әлмира апа.
Быел алар Кабан күле буендагы мөселманнар җыенын 15 нче мәртәбә үткерергә җыеналар. "Зөфәр хәзрәт Галиуллин һәм Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән өчәүләп башлап җибәргән идек, хәзер инде 15 нчесен уздырачакбыз”,-дип халыкка белдерде Әлмира апа. Ә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйгенең 5 апрельдә алар быел 18 нчесен уздырырга ниятли. Кичә Әлмира апага Оренбургның Тургай авылыннан киләчәкләре турында шалтыратканнар. Әлмира апа 4 — 18 яшьлекләр арасында оештырган бәйгегә балалар бөтен Идел буе төбәкләреннән киләләр икән.
"Искиткеч шәп балалар үсеп килә, җәмәгать! Сөенәм мин моңа, әлбәттә. Ләкин безнең Казан мәчетләрендә 2-3 ел балалар укытылмады. Бу хакта мин Вәлиулла хәзрәткә дә әйткән идем. "Апанай”да быел укытыла балалар. Әгәр без шушы киләчәгебезне дөрес итеп тәрбияли алмасак, безнең яшәвебездән ни мәгънә булыр?”-дигән сорау куйды Әлмира апа. Аннары чыгыш ясаучы татар телен бетермәү, балаларыбызга ана телебезне өйрәтүне дә әйтеп узды. Ул шулай ук балаларны укыту өчен бер махсус мәдрәсә төзергә кирәклеген дә күтәрде. Аннары ул газетам бетә дип борчылып йөргәндә, аны "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәтнең үзенә чакырып алуын һәм газетаны биредә нәшер итүгә тәкъдимен бәян кылды.
Корылтайда чыгыш ясаучылар күп булды. Анда карар кабул ителде. Карарда "Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында "Мөслимә” тапшыруын оештыруны сорап, җитәкчелеккә мөрәҗәгать итү, мәчетләрдә социаль эшләрне активләштыру, "Гасыр абыстае”, "Ел остазбикәсе” бәйгеләрен үткәрү һәм башка чаралар бар иде.
Корылтайда хатын-кызларның Бөтенроссия "Мөслимә” иҗтимагый оешмасын теркәү мәсьәләсе күтәрелде. Аның җитәчесе итеп Әлмира апа Әдиатуллина, рәистәше итеп Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә абыстай Гыйльметдинова сайланды.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре