Әлмәттә күренекле дин әһеле һәм мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдиновны искә алдылар

Әлмәт районының Кичүчат авылында беренче мәртәбә “Ризаэддин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт” дип аталган конференция оештырылды.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 24

Әлмәт районының Кичүчат авылында беренче мәртәбә “Ризаэддин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт” дип аталган конференция оештырылды. Танылган дин әһеле һәм галим Р. Фәхретдиновның 155 еллыгына багышланган фәнни-дини чара дин әһелләрен, мөгаллимнәрне, галимнәрне һәм җирле хакимият вәкилләрен җыйды.

Алар арасында татар халкының күренекле шәхесләре һәм галимнәре Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Фаяз Хуҗин бар иде. Чарада нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм катнашты.

Чара Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Коръән укып, дога кылуы белән башланып китте. Хәзрәт белән бергә барча катнашучылар галим рухына дога кылдылар.

Конференцияне оештыручы, Р.Фәхретдинов мемориаль музее директоры Диләрә Галләмова ике атна элек Уфада булулары хакында әйтеп, анда җылы каршы алулары өчен Мөхәммәт хәзрәткә рәхмәтен белдерде.

Конференциянең икенче өлешендә төрле секцияләргә бүленеп, җирлекнең дини тормышы тарихы, Р.Фәхретдиновның рухи мирасы белән таныштылар.

Шулай ук фәнни чарада катнашучылар Кичүчат авылы мәчетендә һәм Р.Фәхретдинов музеенда булдылар дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе