Лаеш районының Сакура авылында корбан чалу өчен махсус комплекс төзелеше бара. Кичә иртән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин юл буендагы "Юлчы" мәчете янында урнашкан әлеге комплексны карады. Әлеге урын Корбан бәйрәменә төзелеп бетәр дип көтелә. Алга таба башка районнарда да шушыңа охшаш төзелешләр алып бару ниятләнә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Комплекс турында исә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга "Әл-Хәләл" оешмасы директоры Азат Гайнетдин белешмә-мәгълүмат бирде. Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Әл-Хәләл" оешмасы белән берлектә, Казан мәчетләре яныннан корбанлыкка чалынган терлек калдыкларын Алабугадагы заводка эшкәртүгә җибәрүне оештыра. Терлек калдыкларын махсус контейнерларда Лаеш районына чыгарып, аннары Алабугага җибәрәчәкләр. Бу хезмәт түләүсез, санитария нормаларын тиешенчә үтәү максатыннан, оештырыла дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре