
26 октябрьдә төнге 2 дә “кышкы” вакытка күчү сәбәпле, сәгать телләре бер сәгатькә артка күчерелә.
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу вакытта юлда булган поездлар аерым график буенча җибәреләчәк һәм барлык тукталышлар да тиешенчә булачак.
Шулай ук, барлык вокзалларда һәм билет кассаларында поездларның ничек йөрүе хакында пассажирларга хәбәр ителәчәк. Аларга сәгать телләре күчүен дә исләренә төшереп торачаклар.
Моннан тыш, тимер юл транспортының төгәл йөрүен тәэмин итү максатыннан, поездларны рейска әзерләүче хезмәт вәкилләре һәм товар станцияләре дә аерым режимга күчә.
Чыганак: "Татар-информ"