Кырымнан Татарстан белән Башкортстанга да "өлеш" чыкты

Россия хөкүмәте вәкилләренең Кырымга сәфәре барышында һәр шәһәр һәм район өчен Россия төбәкләре...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 03

Россия хөкүмәте вәкилләренең Кырымга сәфәре барышында һәр шәһәр һәм район өчен Россия төбәкләре арасыннан "җаваплы" төбәкне билгеләргә дигән карар кабул ителгән. Татарстан Бакчасарай каласын "багачак". Башкортстан Карасубазар (Белогорск) районы өчен җаваплы булачак.

Патронаж - киңәш бирү, юридик һәм матди ярдәмне күз уңында тота.

Акъяр (Севастополь) өчен Мәскәү, Акмәчет өчен Петербур, Керич (Керчь) өчен Краснодар крае, Кара диңгез районы өчен Төмән өлкәсе, Акмәчет районы өчен Ленинград өлкәсе, Красноперикопск районы өчен Липецки өлкәләре җаваплы итеп билгеләнгән.

Кырымның беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев сүзләренә караганда, хезмәттәшлек киләсе атнада ук башланачак.

Бу атнада Кырымда Татарстан вәкилчелеге ачылды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе