"Кырымдагы мәчеткә ут төртергә тырышулары – баскынчыларның чираттагы вәхшилеге"

12 ноябрь кичендә Коз авылындагы мәчеткә ут төрткәннәр. Рефат Чубаров бу хәлне ярымутрауны басып алучыларның чираттагы вәхшилеге дип бәяли.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 14

12 ноябрь кичендә Коз авылындагы мәчеткә ут төрткәннәр. Рефат Чубаров бу хәлне ярымутрауны басып алучыларның чираттагы вәхшилеге дип бәяли.

Кырымдагы Коз (Солнечная долина) авылында мәчтене яндырырга тырышу – кырымтатарларга карата золымнарны, янауларны туктатырга дигән чакыруларга басып алган хакимиятнең җавабы булды, дип бәяләде Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров.

"12 ноябрь төнендә хәзерге бандитлар, алар – сталинчы әтиләренең варислары, кырымтатарлар үз ватаннарына кайткач салган мәчетне юкка чыгарырга теләде", дип язды ул Фейсбукта.

13 сентябрь иртәсендә Кырым мөселманнары Диния нәзарәте әлеге җинаятьнең билгесез кешеләр тарафыннан ничек кылынганлыгын аңлатты.

​Мәчет имамы Эдем Мөслимов сүзләренчә, бу хәл 12 ноябрьдә кичке тугызлар тирәсендә була. Мәчетне яндырырга теләүчеләр башта тәрәзәгә ут төртә, аннан соң аның аша гыйбадәтханә эченә үтәләр. Беренче катның идәненә утын өеп, аны яндырып җибәрергә телиләр. Бу хәлне мәчет ишегалдындагы йортта торган сакчы сизеп ала. Ул мәчеткә ут кабуны булдырмый кала. Ут төртергә теләүчеләр качып китә.

Кырымтатарлар илләреннән куылганга кадәр Солнечная долина авылы Коз дип аталган була.

1944 елның 18 маенда Коз халкы да ярымутрауда яшәүче башка кырымтатарлар белән бергә мәҗбүри илләреннән сөрелә. Авыл бушап кала. 1945 елның 21 августында РСФСР Верховный Совет президиумы чыгарган фәрман белән Коз атамасы Лагерноега алыштырыла. "Лагерное совет режимының асылын ачканга, аннары аны Солнечная долинага алыштырырга булганнар, күрәсең”, ди Чубаров.

Мәҗлес җитәкчесе үзенең белдерүендә мәчетне яндырырга тырышуны "Кырымда басып алучылар режимы кылган җинаятьләрнең чираттагы вәхшилеге буларак" бәяләде.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе