
Бу корылтай мәгърифәтче, казыя Мөхлисә Бубыйның тууына 145 ел, беренче мөселман татар хатын-кызларының корылтае узуга 97 ел үтүгә багышланды.
Мәҗлесне Коръән уку белән Рамил хәзрәт Ибраһимов башлап җибәрде.
Мандат, санау комиссиясе, сәркатибәт рәисләре сайланды. Аннан соң Татарстан хатын-кызларының "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина хисап докладын укыды.
-Шушы җәмгыятебездә булган җитешсезлекләрне бетерүдә без олы бер көч булырга тиеш,- диде ул. 1995 елда "Апанай” мәчетендә мөселман хатын-кызлар берлеге төзелүе турында әйтеп китте. Милләт, дин, гореф-гадәтләр, мирасыбыз, Татарстаныбыз үсүе өстендә эшләгән кайбер эшләрне санады. Аларны санап бетерергә 5 минут кына җитәрлек түгел,әлбәттә.
-Киләчәгебез булган балаларны тәрбияләмәсәк, безнең булуыбыздан ни файда булыр, - ди Әлмира апа. Бу уңайдан, быел 17 нче тапкыр " Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән конкурс үткәрелә.
Бүгенге көндә аналарны зурлыйбызмы? Тарихыбызны беләбезме? Җиде буын ата-аналарыбызны беләмезме?Васыятьнамәне кайтару, исерткечсез тормыш кебек бүгенге көн кадагында торган мәсьәләләр күтәрелде биредә.
Аккошның кулда булуы хәерле дип, Әлмира Әдиатулллина динебезне, милләтебезне үстерүдә зур көч кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Корылтайның максаты-җәмгыятебезне савыктыру юлын эзләү, яшьләр, балалар белән эшләү, җәмгыятьтә абыстайлар ролен үстерү, киләчәккә яңа идеялар тудыру.
Корылтайда Мөхлисә Бубый исемендәге беренче бүләк иясе дә-Рәшидә Исхакый үзе дә бар иде.
Мансур хәзрәт үзенең чыгышында, бүгенге яңа гасыр абыстае - Мәликә абыстай, диде.
"Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәдрия ханым Идрисова, һәрвакыттагыча, үзенең чыгышында гореф-гадәтләрне гаиләләргә кайтарырга чакырды. Алдагы очрашуда кендек бавы турында сөйләсә, бу юлы ничек итеп кунак каршы алу турында булды сүзе.
Рәшидә абыстай үзенең кечкенә вәгазендә Коръәннән аятьләр китереп үтте. " Аллаһының арканына бергә тотыныгыз, берләшегез”, " ...мөселман булган хәлегездә үлегез” һ.б. бик тәэсирле аятьләр белән мәҗлесне ямьләндереде.
Чыгышларда Әлмира апаның сүзен тыңлап, сүзнең җелеген генә сөйләделәр.
Резеда Сафиуллина хатын-кызлар йомшаклык белән алдыра, диде. Бергәлектә, кулны сызганып эшләргә чакырды.
Камәрия Хәмидуллина чыгышында исә без очышта, дөньяви белемле, зыялы булырга дигән фикер яңгырады. Фатих Кәриминең, әтисенең улына язган хатын укып, җыелучыларның күңеленә бик хуш килде.
Роза Атлас кызы Фәрдиева бик күп татарларны төрмәләрдән чыгарырга көч куйган кеше. Ул "Хизбут Тәхрирга” эләгүче яшьләрнең традицион исламны белмәве, әби-бабайлар, әти-әиләр гаебе белән, диде. Шуның аркасында балалар төрмәләрдә утыра. Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими кебек галимнәрнең эшләрен, китапларын үзебезнең илгә кайтартып, шуларны балаларга укыту зарурлыгын күрсәтеп үтте.
Сәйдә Аппакова үз чыгышында бүгенге көндә кино, театр сәнгате әдәп-әхлакка чакыручы, тәрбия чарасы булырга тиеш дигән фикерне ассызыклады.
Чыгышлардан соң, Россия хатын-кызларының "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы булдырылды һәм аның рәисе итеп Әлмира Әдиатуллина сайланды. Аның рәистәше булып Мәликә Гыйльметдинова, сәркатибе Ләйсән Дәүләтшина булды.
Тәкбир әйтеп, дога кылганнан соң, резолюция проекты укылды.
Шәҗәрә һәм васыятьнамә системасын кайтару максатында, фәнни җыеннар , бәйгеләр оештыру, "Гасыр абыстае" һәм "Ел остазбикәсе" конкурсы үткәрү кебек күркәм эшләр игълан ителде.
Татарстан өлге булырга тиеш дигән фикер белән корылтай тәмамланды.
Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА