
Кичә миллиардлаган әһле ислам өммәтенә кушылып, Татарстан һәм Казан мөселманнары да Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Татарстан башкаласындагы “Ярдәм” мәчетендә дә әлеге Корбан гаете зурлап үткәрелде. Бәйрәм мәрасименә мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелек итте. Аны алып баруда Раил хәзрәт Әхмәтев, Рамил хәзрәт Ибраһимов, Фәнис хәзрәт Мингәрәев һәм башкалар катнашты.
Әлеге хәзрәтләрнең сөйләвенчә, корбан — «Аллаһка якын булу» дигән сүз. Без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тиешбез.
Менә шушы Корбан бәйрәме вакытында Зөлхиҗҗә аеңда җир йөзенең төрле кыйтгасындагы мөселманнар бер урынга җыела. Алар бу айда үзләренең өстендәге биш фарызның берсен — хаҗ гамәлен кылу нияте белән Мәккә-и-Мөкәррәмәгә, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең туган җиренә, Ибраһим галәйһиссәләм улы Исмәгыйль галәйһиссәләмне корбан итеп чалам дигән урынга җыела. Анда нинди генә төстә, нинди генә кыяфәттә, нинди генә телдә сөйләшүче кешеләр юк. Ләкин барысын да «Лә иләһә илләллаһу Мүхәммәдүр-расүлүллаһ» кәлимәсе җыя. Шунда адәм баласы җаннарның ни дәрәҗәдә куәтле икәнен, ни дәрәҗәдә дини кардәшлекнең көчле икәнлеген сизә. Татарстаннан да бәхетле һәм мөмкинлеге булган 750 кеше быел хаҗга китте, без аларга хәерле гыйбадәт кылуларын теләдек.
«Аллаһка якын булу» дибез, ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Рәсүлебез (с.г.в.) бу хакта үзенең бер хәдисендә мәрхәмәт кылып әйтә: «...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласларыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбанның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче, Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар».
Коръәни-Кәримендә Аллаһы Тәгалә әйтә:
«Вә ликүлли үммәтиң җәгәлнәә мәңсәкәл-лиязкүрусмәл-лааһи гәләә мәә разәкаһүм миммбәһиимәтил-әнгәәми фә иләәһүкүм иләә-һүввәәхидүң фәләһүү әслимүү вә баш-ширил-мухъбитиин. Әлләзиинә изәә зүкираллааһү вәҗиләт кулүүбүһүм вәс-саабириинә гәләә мәә әсаабәһүм вәл-му-кыйимиссаләәти вә миммәә разәконәәһүм йүңфикуун».
Зөлхиҗҗәнең 11, 12, 13 нче көннәре — Тәшрикь көннәре. Бу — бәйрәм көннәре. Гарәфә көненең иртә намазыннан башлап, 3 нче Тәшрикь көненең икенде намазына кадәр фарыз намазларыннан соң, мөселманнар кычкырып: "Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә илләһә илләллаһү вәллаһү әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләһил хәмде"тәкбир-тәшрикь әйтә.
«...Һәр өммәттә Аллаһ исемен зикер итәр (искә төшерер) өчен бер гыйбадәт форсатын бирдек... хайваннардан ризык итеп биргәнебезгә шөкранә кылырга. Раббыгыз ялгыз Бер Аллаһы Тәгалә — Аңа инана күрегез. Дәхи Аллаһ Раббылары искә алынганда исә, күңелләре тетрәгән, аларга (дөньяда) ирешкән бәла, хәсрәт, сынауларга сабыр иткән, намазны да торгызучы, без биргән ризыктан өлеш тә чыгаручыларны сөендерер»,— ди.
Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә безгә көч, куәт, сәламәтлек бирде. Шушы сәламәтлегебез, көч-куәтебез бәрәкәтендә хәләл булган малга ия булып корбан чалу шатлыгына да ирешәбез. Малын хәрамга хисапсыз түгә торып: «Корбан чалырга акчам юк»,- дигән кеше беркайчан да корбан чалуның ләззәтенә ирешмәячәк.
Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезнең ерак бабасы Ибраһим (г.с.) нән: «Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул, баламны корбан итеп чалырга да әзер», — дигән сүзләр белән нәзер әйттерде.
Ләкин Аллаһы Тәгалә бәндәләрнең каннарын түгүче түгел, ул бары Ибраһим галәйһиссәләмне шул рәвешчә сынады. Ибраһим (г.с.) сынауны югары сыйфатта үтте. Аллаһ аннан разый булды. Исмәгыйль гәләйһиссәләмне әтисе корбан итеп чалырга алып барганда шайтан: «Сине атаң мәйданга алып бармый, чалырга алып бара», — дип Ибраһим (г.с.)нең Раббысына әйткән нәзерне үтәвенә каршы чыкмакчы булды. Шунда Исмәгыйль галәйһиссәләмнең иманына карагыз. Ул бу хәлдә дә: «Йәә әбәәтии ифгәлмәә түэмәр: сәтәҗидүүнии иншәә Аллаһу минәс саабириин» — «И, әтием, Аллаһы Тәгалә нәрсә боерган булса, шуны эшлә, иншә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табарсың», — дияргә үзендә көч тапты. Үз баласын суярга алып бара торган атаның һәм суелырга тиеш буяган баланың иманын Аллаһы Тәгалә менә шулай сынады. Инде чалам дигәндә, Ибраһим (г.с.)гә: «Йә, Ибраһим! Раббыңа әйткән нәзереңдә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Иңде корбан итеп улыңны түгел, куй чал», — дигән хәбәр килде. Шул вакыттан бирле бу вакыйга безгә бәйрәм булып калды. Шушы догаларыбызның кабул була торган вакытыңда Кәгъбәтуллаһны әйләнеп, Зәм-Зәм суларын туйганчы эчеп, Сафа белән Мәрвә арасында йөреп, күңелләребез, калебләребез нечкәргән вакытта Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгаләдән саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидәят сорыйк. Барган хаҗиларыбыз безнең өчен дә дога кылсыннар иде дип, сәфәрләрендә уңышлар теләдек.
Ә бездәге бәйрәм намазыннан соң, мөселман кардәшләребез “Сөләйман” мәчетендә чалыначак корбаннары янына ашыкты.
Хаҗип ӘХМӘТША