"Кол Шәриф" җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән укыла башлануга — ике атна

"Кол Шәриф" мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башлауга ике атна булды.

БӘЙЛЕ
2015 Янв 16

"Кол Шәриф" мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башлауга ике атна булды.

3 гыйнвар − Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне. Шул көнне, таң ату белән, Татарстанның "Кол Шәриф" мәчетендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте үзенчәлекле чарасы – тәүлек буе Коръән уку башланып китте. Изге китапны 30 га якын хафиз бер-берсен 2 сәгать саен алмаштырып укый. Алар намаз вакытында гына туктап тора, чөнки биш вакыт намаз уку − һәр мөселманның фарыз вазыйфасы.

Яңа проектка Россиядә ТР мөфтие Камил Сәмигуллин старт биргән иде: ул Коръәнне шәхсән беренче булып укыды. Республика мөселманнары лидеры билгеләп узганча, бу чара Татарстан белән Россия өчен яңалык булса да, дөньяда киң таралган. Мисал өчен, Истанбулда изге китапны өзлексез дүрт гасыр дәвамында укыйлар. Казанда проект дөнья беткәнче дәвам итәчәк, дип белдерде Камил хәзрәт.

Корьән укуны ТР мөселманнары Диния нәзарәте интернет-сайтында (http://dumrt.ru) онлайн-трансляция буенча карап тыңларга мөмкин дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе