Киләчәкнең милләт әтиләре вә әниләре

Узган җомгада “Ярдәм” мәчетенә, әйтерсең, яшьлек нурлары бөркелде.

БӘЙЛЕ
2014 Июл 21

Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек (“Сафта торучылар” сүрәсе, 37-6).

Узган җомгада “Ярдәм” мәчетенә, әйтерсең, яшьлек нурлары бөркелде. Татарстан, Казанның нык егетләре, сөлектәй сылу кызлары ифтар мәҗлесенә җыелды. Иң сөендергәне шул: алар намаз укучылар сафына өстәлде. Егетләр төп залга ашыкты.

Хатын-кызларның намаз уку бүлмәсенә бер төркем кызларның килеп кушылуы үзенә бер өмет белән өртелгән яктылык алып килде сыман. Аллага шөкер, бу көннәрне күрү элек хыялыбызда гына иде бит! Туташларның намаз укулары ныклы ышаныч та тудыра. Димәк, киләчәгебез нигезенә ислам кыйммәтләре, иман салына. Фәкать зирәк зиһен белән калебебезне өйрәнү, анализ ясау дигән хикмәт кенә сорала. Бу мәҗлесне Тәбриз Яруллин оештырды.

Ифтар мәҗлесендә мәчетебез имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов яшьләрезгә Рамазан ае фазыйләтләре, ураза тотуның хикмәте – сәламәтлеккә файдасы, савабы хакында тәфсилләп аңлатты. Яшьләрнең шулай бергәләп, берләшеп оешуларына барыбыз да шат булдык, тормышларында аларга уңышлар теләдек.

Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе