Сугыш ветераннары һәм инвалидлар Айрат Имашев концертында булдылар

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә солист, Италиянең Филиньяно шәһәрендә...

БӘЙЛЕ
2014 Май 07

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә солист, Италиянең Филиньяно шәһәрендә үткәрелгән Халыкара XIV опера җырчылары конкурсында лауреат исемен алган Айрат Имашев һәм аның дусларының концерт тамашалары булып узды. Дөрес, аңа кадәр талантлы Айрат әфәнде Татарстан, Бөтенроссия конкурсларында җиңү яулаган иде инде.

 Концертны алып баручы танылган җырчы, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов һәм Лилия Аппакова мондагы тамашаларның күбесен тиздән булачак Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана дип белдерделәр.


<p>Бу вакытта күкрәге тулы орден-медальләр булган Харис хәзрәт Салихҗан һәм башка ветераннарның күңелләре нечкәргәндер, дулкынлану хисләре кичергәндер, дип уйлыйм.

 Ә ветераннарга багышланган тамаша уңышлы килеп чыккан иде. Анда аеруча Айратның бабасы Мәсгут Имашев, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Рузил Гатин, Гөлнара Гатина, Рөстәм Асаев, Филүс Каһировның җырлары халыкка охшады. Аларны кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Сәхнә димәктән, ул электрон рәвештә төрле төсләргә кереп җемелдәүче яңа ачылган чәчәкләр белән тулы иде.

 Менә сәхнә көчле җыр вә моңга төренде. Анда күренекле татар композиторлары Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкованың җырлары да, немец композиторлары Шуберт, Григның романслары да яңгырады. Халык ул көйләрне башкаручыларга кинәнеп кул чапты. Татарстан фольклор музыкасы һәм “Мирас” ансамбльләренең чыгышы шулай ук халык күңеленә хуш килде.
 

Тагын шунысы куандыра: Айрат Имашев концертына «Ярдәм” мәчетендә тернәкләнү узучы, дини белем алучы күрмәүчеләр дә барган иде. Аларның күбесенә концерт тамашалары ошаган. Алсу Исхакова Мәсгут Имашевның җырларын, бию номерларын яратып каравы хакында әйтте.

Алар бер фикердә бердәм иде: һәммәсе дә Айрат Имашевка һәм аның иҗатташ дусларына олуг рәхмәтләр әйтүне үтенделәр.

 Хаҗип ӘХМӘТША фотохәбәре

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе