
“Хәтер көне” узды. Хәзер, минемчә, Татарстан алгарышы турында уйланырга кирәк. Әлбәттә, Согуд Гарәбстаны җитәкчелеге чакыруы буенча фикердәшләре белән Президентыбыз эшлекле сөйләшүләр үткәрде. Аннары изге җирләрдә булып, хаҗ да кылды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән рәттән ихрам киемендәге Рөстәм Миңнехановны күрү күңелемдә якты офык нурларын балкытты. Динебезне куәтләүдә хәтерне якты өмет белән тутырды. Бу бит, җәмәгать, Татарстаныбызга Аллаһының рәхмәте һәм кодрәте булды дигән сүз. Җөмһүриятебез тарихында мондый балкышның булганы юк иде әле!
Хөрмәтле милләттәшләребез, дин кардәшләребез, бу хакта барыбыз да уйланыйк, зиһенебезне эшләтик! Бу бит безнең барыбызга да әдәп-әхлагыбызны төзәтик, дигән күрсәтмә дә булып торырлык. “Гыймран” сүрәсенең 103 нче аятендә: “Әй, мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһы бавына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз. Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп. Төрле юлларга китмәгез. Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрне күңелегездә саклагыз...” дигән сүзләрне истән чыгармыйк.
Әйе, сүз дә юк. Хәтер көнендә Коръән укып, Казаныбызны яклаганда шәһит киткән каһарман бабаларыбыз, әбиләребез рухына дога кылдык. Ул доганы без һәр намаздан соң кылсак та, саваплы булырбыз, иншә Аллаһ!
Татарстаныбыз җирдәге тормыш сөрешебездә һәр кемгә дә үрнәк булса иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм мәчете”