ХӘЛӘЛ ҮЗӘК - МӨСЕЛМАННАРГА ЗУР БҮЛӘК

Чаллы шәһәренең 27 нче бистәсендә Татарстанда беренче Хәләл үзәк эшли башлады.

БӘЙЛЕ
2014 Дек 29

Чаллы шәһәренең 27 нче бистәсендә Татарстанда беренче Хәләл үзәк эшли башлады. Биредә тәкъдим ителгән барлык продукция дә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт комитетында сертификация үткән. Сәүдә үзәгендә хәләл продукция белән сату итәргә теләгән кешеләр өчен урын җитәрлек. Үзәкнең гомуми мәйданы 600 кв. метр. Әлегә 30 дан артык җитештерүче эшли. Алар өчен барлык уңайлыклар тудырылган: юыну, аш бүлмәләре, намаз уку урыны.

“Әле кайчан гына хәләл ризыклар сата торган бер кечкенә генә кибет, кафе ачылса да шатлана идек. Ә Хәләл сәүдә үзәге ачылу шәһәр мөселманнары өчен бик тә мөһим вакыйга. Биредән һәр әйберне шикләнмичә зур канәгатьлек белән аласың. Барсы да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарт комитетында тикшерү үткән. Шундый зур, яңа эшне үз өстенә алып уңышлы башкарып чыгучы дин кардәшебезнең ошбу гамәлен мин зур батырлык дип атар идем”, - дип билгеләде Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла ачылыш тантанасында.

Үзәк ялсыз 8.00-20.00 кадәр эшли. Адресы: 27/09А ( “Сөембикә” мәчете янында). Тел. 89178585553; 8(8552) 451177
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе