
4 октябрьдә мөбарәк Корбан бәйрәме уздырыла. Әлеге уңайдан, ял көннәрендә Татарстан күләмендә бәйрәм чаралары оештырыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә уздыра торган “Сөючеләр фида кыла” телемарафонында исә республика гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүче дин кардәшләребез дә катнаша ала.
Корбан бәйрәме (Гиид әл-Әдъхәә; гарәпчә عيد الأضحى) – хаҗ тәмамлануын билгеләгән ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач җитмеш көн узуга, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.
Корбан бәйрәме иртән мөселманнарның мәчетләребезгә җыелып, гает намазы укуы белән башланып китә. Республиканың барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә уздырыла.
4 октябрьдә кояш 6 сәгать 51 минутта чыга, шул сәбәпле бәйрәм намазы 7 сәгать 20 минутта укыла. "Яңа гасыр" каналыннан 4 октябрьдә иртән гает бәйрәмен карарга мөмкин. Кол Шәриф мәчетеннән бәйрәм чарасы сәгать 8.00 дә күрсәтелә.
Узган ел ТР МДН Корбан бәйрәмендә беренче мәртәбә хәйрия телемарафоны уздырган иде. Телемарафон яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ ятим инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру максатыннан оештырылды. Әлеге максатны тормышка ашыру һәм мөселман өммәтендә хәйрия телемарафоны аша игелекле гамәлләр кылырга чакыру быел да дәвам итә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздыра. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көн дәвамында бара.
Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге счетына 45 сумга якын акча күчә (төгәл сумма операторга бәйле). Садака биргәнне раслауны сорап, SMS киләчәк. Бу сорауга җавап бирү бик мөһим – расламаган очракта акча балаларга күчми. Зуррак сумма күчерергә теләгәндә, "ЗАКЯТ" сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән сумманы язарга. Иң мөһиме – расларга онытмагыз.
Шулай итеп, 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзе белән SMS яки "ЗАКЯТ" + буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып SMS җибәрергә.
Узган ел үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә Теләче районында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. Хәзерге вакытта биналарны әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерү сорала. Биналарга ремонт ясарга, авыру балалар өчен махсус медицина җиһазлары алырга, үзәкнең тирә-юнендәге җирлекне тәртипкә китерергә, шулай ук балаларны кирәкле урыннарга йөртү өчен микроавтобус алырга кирәк.
Аллаһы Тәгалә садакаларыгызны кабул итсен һәм безгә – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып торырга һәрвакыт мөмкинлек биреп торсын.
Шулай ук хәйрия марафоны кысаларында Казанның Бауман урамында ятимнәрнең һәм инвалидларның кул эшләре ярминкәсе оештырыла. Ярминкәдә сатудан җыелган акча ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгенә тотылачак.
Казан үзәгендә М. Вахитов һәйкәле яынндагы мәйданда сәгать 10.00дә флэшмоб уздырыла. Мөселман яшьләре Корбан бәйрәме белән котлап һәм телемарафонда катнашырга чакырып шарлар таратачаклар.