Форумда Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән 700 гә якын имам һәм мөфти катнашыр дип көтелә. 23 майда делегатлар секция утырышларында катнашачак. Аерым алганда, "Казан” милли мәдәният үзәгендә – "Татар дөньясы өчен мәдәни мирасның мөһимлеге”, РИУда – "Ислам һәм мәгърифәт”, Мәрҗани мәчетендә – "Гаилә тәрбиясендә – исламның роле”, ТР Мәдәният министрлыгы бинасында "Ислам һәм татарларның милли үзаңы” дип аталган секцияләр узачак.
24 майда ТР Фәннәр академиясе бинасында пленар утырыш үтәчәк. 25 майда дин әһелләре Болгарда традицион "Изге Болгар җыены”на юл ала.
Билгеле булганча, дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин” дип аталган III форумы вакытында "Ислам һәм татар дөньясы: эшчәнлек һәм үсешнең концептуаль нигезләре” дип аталган документның проекты тәкъдим ителгән иде. Дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин” дип аталган IV форумында татарларның төбәкләрдәге мөселман мәхәлләләре әлеге концепциягә карата тәкъдимнәр һәм өстәмәләр белән чыгар дип көтелә.
Чыганак: "Татар-информ"