
5 сентябрьдә Казанда XI Халыкара мөселманнар киносы фестивале ачылачак.
Конкурс программасына халыкара жюри бәя бирәчәк. Алар арасында Россия, Татарстан, Латвия, Казахстан һәм Үзбәкстанның 5 танылган кинематографисты бар.
Мөселманнар киносы фестивале жюриен Россиянең халык артисты, режиссер, актер, сценарист һәм продюсер Владимир Меньшов җитәкләячәк. В. Меньшов «Москва слезам не верит» фильмы өчен “Оскар” бүләгенә лаек булды. Ул шулай ук “Любовь и голуби», «Зависть богов» һәм башка фильмнарның режиссеры буларак та танылу алды. Аның “Курьер», «Генерал», «Царевич Алексей», «Дневной дозор», «Легенда №17» фильмнарындагы актерлык хезмәтләре абруй казанды.
Жюри составында тагын Үзбәкстан режиссеры Эльер Ишмөхәммәтев, Казахстан кинорежиссеры Рәшит Ногманов, Латвияның кино һәм театр актрисасы Мирдза Мартинсоне, Татарстан режиссеры Илдар Ягъфәров бар.
Жюрига XI Халыкара мөселман киносы фестиваленә килгән 25 илнең 51 фильмын бәяләргә туры киләчәк, дип хәбәр итте фестивальнең матбугат хезмәте.