
Казандагы «Ярдәм» мәчете Корбан бәйрәменә әзерләнә. Быел әлеге бәйрәм 4 октябрьдә билгеләп үтелә.
“Ярдәм” мәчетендә корбанга терлекләрне сатып алу буенча гаризалар кабул ителә башлады. Сарыкларны алудан тыш, сыерларга да гаризалар кабул ителә. Билгеле булганча, сыерларны 7 кешегә алу мөмкинлеге бар.
Монда корбанга дигән терлекне чалу, эшкәртү, өлешләргә бүлеп бирү буенча тулы бер хезмәт күрсәтү булачак.
“Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, корбанга дип китерелгән итләрнең бер өлеше азкеремлеләргә һәм төрле дәрәҗәдәге инвалидларга тапшырылачак.
Корбан бәйрәменә терлек сатып алырга теләгән һәркем 240-77-11 телефонына шалтыратып, моны эшли ала.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте