Казанда күрмәүче, ишетмәүчеләргә ярдәм концерты үтте

Ураза гаете көнне Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрмәүчеләрнең “Ярдәм” тернәкләнү үзәге хәйрия концерты уздырды.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 20

Ураза гаете көнне Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрмәүчеләрнең “Ярдәм” тернәкләнү үзәге хәйрия концерты уздырды. Әлеге чара күрү һәм ишетү мөмкинлегеннән мәхрүм кешеләргә булышу нияте белән оештырылды. Концертта җыелган акчага аларга заманча уку әсбабы (брайл дисплей) сатып алачакбыз, ди хәйрия чарасын оештыручылар.

“Безнең “Ярдәм” вакыфы яңа юнәлештә эш башлап җибәрде. Күрмәгән, шул ук вакытта ишетмәгән кешеләргә ярдәм итү юлына бастык. Бу категория инвалидлар белән эшләү өчен брайл дисплэй аппараты кирәк. Аның бәясе – 195 мең сум. Барлыгы 15 шундый аппарат кирәк. Хәйрия концерты ярдәмендә, Аллаһы бирса, ике брэй дисплэй алырга планлаштырабыз”, диде “Ярдәм” вакыфы рәисе урынбасары, тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова.

Хәйрия концерты кыска вакыт аралыгында оештырылса да, Тинчурин залы тамашачы белән тулып беткән диярлек. Араларында оныкларын иярткән әби-бабайлар, төрле яшьтәге балалар белән әти-әниләре күренде. Концертта дистәләгән билгеле җырчы-башкаручы катнашты: Ильяс Халиков, Алсу Әбелханова, Илназ Миңвәлиев, Илсаф һәм башка татар эстрадасы артистлары булды. Хәйрия тамашасын “Яңа гасыр” каналыннан Илдар Кыямов алып барды.

Шуны да әйтергә кирәк, 19 июльдә Казанда “Ярдәм” мәчете ачылуга ике ел тулды. Алар ачылган көннән башлап даими рәвештә милли-дини, хәйрия чаралары үткәрә башладылар һәм әле дә бу эшне дәва иттерәләр.

20 августта Татарстанның Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестиваленнән җыелган акчалар да “Ярдәм” һәм “Анжела Вавилова исемендәге үзәкләрдә тернәкләнүче авыру балалар өчен тотылачак, дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе