Казанда «Ислам-online» Бөтенроссия конференциясе үткәрелде

Кичә - 4 апрельдә Казанда «Ислам-online» Бөтенроссия конференциясе үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2013 Апр 05
Кичә - 4 апрельдә Казанда «Ислам-online» Бөтенроссия конференциясе үткәрелде. Әлеге чара мөселман журналистларын традицион ислам кыйммәтләрен дәгъватлауда берләштерү максатын истә тотып уздырылды. «Ислам-online» конференциясен Татарстан мөсеманнары Диния нәзарәте оештырды һәм ул мөфти вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасы - Коръән укуы илә башланды.


Бу көнне мөфти хәзрәтләренең һәм аның урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Батровның сәлам сүзләре Казандагы Петербург урамының "Гранд-Отель" кунакханәсендә яңгырады.

Кызганыч ки, әлеге чарада татарча чыгыш ясаучы бер генә кеше дә табылмады. Ә бит Махачкаладан килгән ике журналистны исәпкә алмаганда, чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә татар иде. Күрәсең, аларның татарлыгы чамалы гына булгандыр. Дөрес, араларында ана телебезне белүчеләр юк дип әйтергә тел әйләнми. Әйтик, Түбән Новгород каласындагы "Мәдинә" нәшрият йорты генераль директоры Илдар Нуриманов "Татарстан-Яңа Гасыр" редакторы Альфред Габдерәхимовның сорауларына ана телебездә чатнатып җавап бирде.


"Мөселманнар арасында бердәмлек булмау күп мәсьләләр китереп чыгара. Без "Мәдинә" нәшриятендә мөселманнар арасындагы килде-китте низагларга урын бирергә тырышмыйбыз. Алардан, гадәттә, дошманнарыбыз оста файдалана. Һәм безгә каршы борып, Президентка, башка җитәкчеләргә җиткерәләр. Мондый фетнәләр мөселманнарны бизәми. Пәйгамбәребез дә: "Кем фетнә чыгара, шул бездән түгел",  дигән",-диде Илдар әфәнде.

Конференция кысаларында, мондый мәсьәләләр каралды:

- мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерү, алар арасында тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек итүне җайга салу;

- Мөселман журналистлары кодексын раслау;

- Россиядә Исламның чынбарлыктагы торышын күзаллау, шулай ук Россия гражданнарының мөселманнар өммәтенә уңай мөнәсәбәтен формалаштыру;

- Мөселманнар арасында радикаль карашлар таралуны туктату максатыннан мөселман массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат тәкъдим итү ысулларын эшләү;

- Мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары сыйфатын күтәрү һәм аны гомуми медиакиңлектә аерым юнәлеш буларак карау;

- Электрон мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясен булдыру.

>Бу чарада чыгыш ясаучылар күп булды. Әйтик, Мәскәүдән килгән Алмаз Габдрахманов һәм казанлы Айдар Бикмөхәммәтевнең докладлары каләм ияләрендә бәхәс тудырды. Наил Гарипов исә Вәлиулла хәзрәт Якуповның вафатыннан соң, "Иман" нәшриятенең торгынлык кичерүен, хәзерге вакытта берникадәр күтәрелеш кичерүләрен әйтеп узды. "Финанс ягының аксавы аркасында күп китаплар бастыра алмыйбыз. Оператив эшли торган журналистны таба алмаганга күрә, ислам телевидениесен дә җибәрү мөмкинлегебез юк. Хезмәттәшлек итәргә чакырабыз",-диде Наил хәзрәт.


Мәскәүдәге darulfikr.ru сайтында хезмәт куючы Рәшит Исаев мәзһәбләрне белмәү ислам динендә системасызлыкка китерә, дип белдерде һәм каләм ияләрен мәзһәбләрне өйрәнергә, аннары гына бу хакта язарга чакырды. Алар үзләренең эшендә хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбләренә өстенлек бирәләр икән. "Мәзһәбләрне бетерергә дигән кешеләр үзләре үк бишенче мәзһәбне барлыкка китерә",-дип кисәтте журналист халкын Рәшит әфәнде.


dumrf.ru хезмәткәре Диләрә Әхмәтова (Мәскәү), info-islam.ru мөхәррире Әхмәт Халиков (Казан) һәм башкаларның чыгышлары шулай ук берәүне дә битараф калдырмады. Ә. Халиков "Мөселман журналистлары кодексы"н инде 2009 елда ук барлыкка китерүләре хакында мәгълүмат ирештерде. Аның чыгышы татар һәм рус телләрендә берничә сайтны гамәлгә куйган Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәт хисләре белән сугарылган иде.


tatar-islam.com агентлыгы журналистының авылларыбызда әле компьютерның акрын керүе, шуңа бәйле рәвештә халыкның кирәкле мәгълүматтан мәхрүм калуы турындагы борчылулы соравына мөфти урынбасары вазифасын башкаручы Рөстәм хәзрәт Батров: "Без интернет челтәре белән генә эш йөртмәячәкбез, башка мәгълүмат чараларын да динебезне дәгъват кылуда кулланачакбыз. Киләчәктә, мәсәлән, журнал чыгарырга ниятлибез",-дип җавап бирде.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе