Казанда дини агарту юнәлешендә яңа ислам мәдәният үзәге ачылды

Казан шәһәре мөхтәсибәте башлангычы белән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге “Ислам мәдәният үзәге” үз эшчәнлеген башлады.

БӘЙЛЕ
2014 Июл 17

Казан шәһәре мөхтәсибәте башлангычы белән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге “Ислам мәдәният үзәге” үз эшчәнлеген башлады. Әлеге иҗтимагый оешманың максаты – хәйрия, социаль, мәдәни эшчәнлекне гамәлгә ашыру, рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызу һәм милли традицияләрне саклау.

Үзәкнең башкарма директоры Алсу Идрисова хәбәр иткәнчә, яңа ачылган үзәк хәйрия эшчәнлеге, ярдәмгә мохтаҗларның мәнфәгатен кайгырту, эшсезләр һәм инвалидларны социаль тернәкләндерү белән шөгыльләнергә ниятли. Болардан тыш, “Ислам мәдәният үзәге”ндә җәмгыятьтә гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, югары әхлаклы шәхес тәрбияләү, мәдәният, сәнгать һәм мәгариф чаралары уздыруга зур әһәмият биреләчәк.

21 июльдә "Әл-Мәрҗани" мәчете биләмәсендә корылган чатырда Ифтар ашы вакытында әлеге үзәк киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе