
Мөфти хәзрәтләре моннан соң, журналистлар белән ай саен очрашып, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә ниятли икән. Бик яхшы ният бу, әлбәттә. Аннары ул үзенең Согуд Гарәбстанына барып кайту кыйссасын бәян кылды. Алар Согудиянең кисвә ясау (Кәгъбәтуллаһ япмасы) заводында, Мәккәдәге "Әл-Хәрам” күргәзмәсендә булганнар. "Аларны Казанга да чакырдык. Монда да ул күргәзмә булыр, дип ышанабыз”,-диде мөфти хәзрәтләре.
Камил хәзрәтнең сүзләренчә, узган елда Диния нәзарәтенең "Хозур” нәшриятендә 30 га якын китап бастырылган. Быел исә алар бу санны 70 кә җиткерергә уйлыйлар. Әле яңа гына мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның "Әбү Хәнифә” дигән татарча һәм русча аудиодисклары дөнья күргән. Диния нәзарәте хезмәткәрләре бу дискларны каләм ияләренә дә тараттылар. "Хәнәфи мәзһәбе бар Казанда, ә мәчете юк. Без тиздән биредә Әбү Хәнифә исемендәге мәчет тә төзетергә уйлыйбыз”,-диде Камил хәзрәт.
Быелдан башлап, Татарстанда "Ел имамы” дигән бәйге уздырылачак. Ел имамын Диния нәзарәтенә районнарның мөхтәсибләре тәкъдим итәчәк. Бу чара үзенең уңышлы эшләүче имамнарын халык белеп торсын дигән мәсләктән чыгып үткәрелә. Бу имамнарга хаҗга түләүсез юллама да бирелер, дип көтелә.
Хәзерге вакытта Диния нәзарәтенең видеостудиясе әйбәт кенә эшләп китте, инде биредә ислам телевидениесен ачу турында хыялланалар. Журналистлар белән очрашу вакытында шулай ук "Каләм” конкурсын уздыру турында да сүз барды.
"Бер районда дини белемле 4 кенә имам бар. Районнардагы имам-мөхтәсибләр белемсез. Кешеләр мәчеткә керүдән курка. Белемсез имамнарны алмаштыру булачакмы?”-дип сорау бирде мөфтигә танылган журналист Искәндәр Сираҗи.
Мөфти сүзләренчә, хәзерге вакытта 180 мең сумлык грантлар биреп, авылларга яшь имамнарны кайтару турында сүз бара. Хезмәт хаклары булмаганлыктан, яшь хәзрәтләр районнарга, авылларга кайтырга атлыгып тормый. Аннары мәдрәсә тәмамлаган имамнарга 2 ел практика узмыйча, дипломны бирмәскә дигән карар чыгару да күздә тотыла. Ә инде грантны алган имам авылда 3 ел эшләргә тиеш була. Шулай ук элекке имамнарны кире мәчеткә кайтару турында уйлау да комачауламас иде дигән фикерен ирештерде Камил хәзрәт.
-Бүгенге көндә Татарстанда ничә мөфти бар?
Бу сорауны "Ватаным Татарстан” да бүлек мөдире булган Рәшит Минһаҗ бирде. Әлеге сөальдән бер мәлгә Камил хәзрәт өнсез калды сыман. Аннары ул җайлап кына аңа җавап бирде. Бүгенге көндә бездә ике мөфти бар икән. Аның берсе Казан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, икенчесе – Камил хәзрәт Сәмигуллин. Хәзергә бу мәсьәлә шулай кала бирә, ә бераздан ул үзгәрәчәк икән.
Бу очрашуда төрмәләрдә, колонияләрдәге мәчетләр, гыйбатханәләр турында да сүз булды. Искәндәр Сираҗи моннан ай ярым элек төрмәдән чыккан бер кеше белән күрешеп сөйләшкән. "Мин 2 нче колониядәге мәчеткә йөрмәдем, чөнки анда хәзер икенче берәүне имам итеп куйдылар. Ә аның төрмәгә йөрүе дә шуның гына хәтле, ягъни ул килми башлады”,-дигән теге кеше.
Мөфти төрмәдән чыккан андый кешеләр өчен бер дини үзәк төзергә ниятләре барлыгы хакында белдерде.
Казандагы "Иске Таш” мәчетендә намазлар кайчан укыла башлаячак? Ни өчен Татарстан Диния нәзарәтенең хаҗ кылу операторы "ДУМРТ” дип атала? Аны татарча бер матур исем белән алыштырып булмыймы? Татарстанда хиҗаб мәсьәләсе ничек хәл ителә?
Боларның соңгысына мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров җавап бирде. Казандагы Социаль үсеш академиясендә соңгы вакытларда хиҗабка кагылышлы бер тискәре хәл килеп чыккан. Анда бер мәслимә ректор ишеге янында намаз укыган. Аннары ректор академиядә намаз укуны тыя торган карар кабул иткән. Камил һәм Рөстәм хәзрәтләрнең ректор белән сөйләшүеннән соң, биредә мөселман кавеменә намаз укырга мөмкинлек бирелгән. Батровның әйтүенә караганда, мәктәп формасы исә ата-аналар тарафыннан хәл ителә. Ә инде "Иске Таш” мәчетендә хәл катлаулы икән. Аның хәзерге имамы теркәлгән биредә.
"Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин ике як өчен дә файдалы бу кичә тәмамланып барганда, журналистларга киләсе айда булачак матбугат конференциясенә яхшылабрак әзерләнеп килергә тәкъдим ясады.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре