2014 Мар 13
Әле моңа кадәр Казан аюларын эчке барометрлары беркайчан да алдамады дип сөйләделәр Казан зоопаркында.
Казан зоопаркы аюларының уянуы язның иртә килүен дәлилли.
Быел бу төр кыргый җәнлекләр гадәттәгедән 3 атнага иртәрәк, 4 мартта уянды һәм алар авырлыкларын югалтмады. Аюлар гаҗәеп дәрәҗәдә яхшы физик формада.
Үзенең кышкы өненнән беренче булып, яшь аю Фомка чыкты. Ә аннары ветеран Күчүм уянды. Аңа быел 34 яшь тула.
«Гадәттә, алар иснәнеп, яңа биләмәне үзләштереп, үзләренең кышкы өненнән бик сак чыга. Ә быел без ишекне ачкан гына идек, Фомка шунда ук үз өненнән атылып чыкты, үз уенчыкларын күреп алды һәм алардан ике сәгать буена аерылмады”,-дип сөйләде Казан зооботаника бакчасы экскурсия бүлеге мөдире Ләйсән Алиева.
Казан зоопаркының йөнтәс аюы ярымйокы хәлендә булуын дәвам итә. Бүген ул телекамералар алдында теләр-теләмәс кенә йөренде. Күчүм үзенең яраткан уенчыгын – автомобиль шинын кочаклап, бассейнга ятты.
Зоопарк белгечләре бик бирелеп чакыргач кына ул торырга риза булды һәм яраткан ризыклары салат, алма һәм кишер белән иртәнге ашын кабул кылды.
Якын арадагы ике атнада йөнтәс аюлар рационында үсемлектән ясалган азыклар өстенлек итәр дип уйланыла. Аннары аңа даими рәвештә аксымлы ризык - балык һәм ит өстәлә барачак. Яшелчә һәм җиләк-җимеш барыбер рационнарында калачак, дип хәбәр итте "Татар-информ”.