
Кичә Казан каласы җитәкчелегенең "эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин шул хакта белдереп, Кырымга чакыру хатлары юлларга, телефон аша элемтәгә керергә йөкләде. Безнең дустанә мөнәсәбәтләрне, элемтәләрне ныгытуда юнәлдерелгән эшебез булырга тиеш, күп милләтле дөньябызның, төрки генә түгел, Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы Казан территориясендә яшәүче төрле милләтләрнең этносын күрсәтергә кирәк. Бу иртәгә рәсми башланачак Мәдәният елы чараларына уңайлы гына кушылып китәчәк, диде шәһәр башлыгы.
Казан, Астана (Казахстан) һәм Искешәһәрдән (Төркия) соң, - Төрки дөньяның мәдәни башкаласы исеменә лаек булган өченче кала, мәдәни башкала сайлау турындагы карар Төрки телле дәүләтләр берлегенең 2010 елда Истанбулда уздырылган X саммитында хәл ителгән иде, дип искәртте И.Метшин.
Узган атна ахырында Искешәһәрдә Казанга төрки дөнья мәдәни башкаласы флагын тапшыру тантанасы булды. Татарстан Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, "Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралары расланды, дип сөйләде мэр. Аның кысаларында, "Гомуми тел – билге” дип аталган күргәзмә проекты, "Мәшһүр мәгърифәтчеләр Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” һәм ТҮРКСОЙ скульпторлары халыкара симпозиумнары, "Төрки дөньяда күнчелек эше” II фестивале, VII Болгар форумы, "Төрки халыкларның әдәбияты, музыкасы чишмәбашы һәм эволюциясе” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция, "Төрки дөнья” музыкаль фестивале була. Казанга төрки дөньяның мәдәни башкаласы дәрәҗәсе бирелүгә туры китереп, Казан кремлендәге Татар халкы дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музеенда "Алтын Урданың борынгы ядкарьләре. Онытылган Азак шәһәре” дигән күргәзмә эшләячәк дип хәбәр итте "Татар-информ".