Казан мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 15 эш күрсәтеләчәк

5-11 сентябрьдә үтәчәк Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә татарстанлыларның 15 эше күрсәтеләчәк.

БӘЙЛЕ
2014 Авг 27

5-11 сентябрьдә үтәчәк Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә татарстанлыларның 15 эше күрсәтеләчәк. Бу хакта әлеге фестиваль уңаеннан үткән матбугат очрашуында белдерелде.

Аларның күбесе бәйгедән тыш күрсәтеләчәк. Салават Юзеевның “Корбан-Роман” фильмы төп исемлектә. Аннан кала Алексей Барыкинның “Коры елга”, Марсель Гайнуллинның “Соңга калган чәчәкләр” кыска метражлы, Илдар Матуринның “Туфан Туфан инде ул” документаль һәм Сергей Киатровның “Зилант әкиятләре” мультфильмы да бәйгегә чыгачак. Фестивальнең башкарма директоры Марат Дәүләтов сүзләренчә, алар барысы да рус телендә.

Быелгы фестивальдә 56 илдән 500 әсәр тәкъдим ителгән булган, аның эченнән бәйгегә 22 илдән 50 әсәр сайлап алынган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе