
29 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында II республика “Хәләл” ризык ярминкәсе үтәчәк. Ярминкәдә 60ка якын җитештерүченең хәләл продукциясе: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлар сатылачак.
Ярминкә кысаларында төрле мәдәни чаралар, конкурслар һәм “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру да каралган.
Ярминкәне ТҖ МДН каршындагы “Хәләл” стандарт комитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Хәләл” индустриясе милли ассоциациясе һәм “Казан” агросәнәгать паркы оештыра.
“Казан” агросәнәгать паркындагы ярминкә 8.00-15.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Агар урамы, 2 нче йорт (“А”залы) адресы буенча үткәрелә дип хәбәр итте "Татар-информ".