Кашапов эше мәхкәмәсе 16 июльдә дәвам итәчәк

3 июльдә Чаллыда шәһәр мәхкәмәсе активист Рафис Кашапов эшен карады.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 06

3 июльдә Чаллыда шәһәр мәхкәмәсе активист Рафис Кашапов эшен карады. "Азатлык" хәбәрчесе әйтүенчә, шаһитләр килмәү сәбәпле, мәхкәмәнең дәвамы 16 июльдә булачак дип игълан ителде.

Рафис Кашапов нәфрәт һәм дошманлык тудыруда, җәмәгатьчелекне сепаратистлыкка чакыруда гаепләнә.

Рафис Кашапов узган елның декабрь ахырында кулга алыган иде. Күптән түгел ул мәхкәмә карары белән 26 августка кадәр сак астында калдырды. Җинаять эше "ВКонтакте" сәхифәндә бастырылган 4 хәбәргә нигезләнеп ачылган. Алар “Кырым һәм Украина басып алучылардан ирекле булачак!”, “Кичә – Һитлер һәм Данциг, бүген – Путин һәм Донецк!”, “Украина һәм бөтен төрки дөньяны яклыйк!” дигән текстлар, шулай ук “Русия булган җирдә үлем һәм күз яшьләре” дип исемләнгән рәсемнәр тупланмасыннан гыйбарәт.

Тикшерүчеләр соравы белән әзерләнгән белгечләр бәяләмәсендә, Кашапов язмаларында русларга, Русия хакимиятләренә, Русия Президенты Владимир Путинга нәфрәт тудырылуы язылган. Шулай ук Кырымны Русия басып алучыларыннан азат итүгә каршы чакырулар урын алган, дип бара тикшерүчеләр.

“Сова” мәгълүмат-аналитик үзәге белгечләре исә аның язуларында җинаять тудырырга нигез тапмаган.

Кашапов моңарчы да милләтара нәфрәт тудыру һәм башка сылтаулар белән бик күп тапкыр җавапка тартылган иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе