Кувәйт ягын шәригать фәннәре докторы, профессор, Кувәйт энциклопедия ислам хокукы белгече Әхмәт Хаҗи әл-Курди, шәригать фәннәре докторы, Кувәйт дин вәкилләрен әзерләү үзәге укытучысы Мөхәммәт әл-Фәттах әл-Баянуни, доктор, ислам дине белгече, Кувәйтның "Әл- Васатыйя” үзәгенең тренинг буенча комитет җитәкчесе Сәлим әл-Баянуни тәкъдим итте.
Очрашу танышуга багышланган иде. Татарстан мөфтие кунакларга республикада ислам үсеше, ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге турында сөйләде. Кунаклар, үз чиратларында, мөфтигә җылы каршы алуы өчен рәхмәт белдерде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Россиядә рухи кыйммәтләрне торгызуда зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Очрашуда соң кунаклар Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гарәп телендәге борынгы кулъязмаларны карадылар.
Очрашуда шулай ук Россия ислам дине белгече һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең "Әл- Васатыйя” үзәге рәисе Али Вячеслав Полосин катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"