
14 ноябрьдә Тобольскийда ТҖ МДН белән Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте арасында килешүгә кул куелды. Рәсми документны мөселман дини оешмалары җитәкчеләре Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Нәфигулла Аширов имзалады.
Килешү Россия мөселманнарының мәгариф һәм рухи-әхлак тәрбиясе өлкәсендәге тарихи традицион ислам тәҗрибәсен, мәгърифәтчелек фикерен үстерү, нәтиҗәле файдалану ниятеннән төзелде.
Килешү нигезендә дини оешмалар тынычлыкны саклау, мөселманнарның берләшүе, динебезне үстерү, тарату буенча төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәр дип көтелә.
Рәсми очрашу вакытында дин әһелләре илдәге һәм дөньядагы сәяси вәзгыять, мөселманнар өммәтендәге яңалыклар турында да фикер алыштылар дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.