Калмыкстанда мәчеткә ут төрткәннәр

Элиста шәһәрендә узган төндә мәчеткә ут төртелгән, дип хәбәр итте Калмыкстан мөфтие урынбасары Аслудин...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 04

Элиста шәһәрендә узган төндә мәчеткә ут төртелгән, дип хәбәр итте Калмыкстан мөфтие урынбасары Аслудин Калабегов.

Тәрәвих намазыннан соң мөселманнар өйләренә таралышкач төнге 1дә мәчет янына машина килеп туктаган, аннан чыккан битлек кигән берничә кеше бинага шартлаткычлар аткан. Янгында мәчеттәге келәмнәр, кондиционерлар, пластик тәрәзәр янып беткән, диде IslamNews сәхифәсенә Калабегов.

Элиста мәчетенең эче Рамазан ае алдыннан гына яңартылган, келәмнәрне Дагыстан мөселманнары бүләк иткән булган.

Мөфтият вәкиле ут төртүдә кемнән шикләнергә белми. Шәһәрдә мөселманнарга каршы провокацияләр элек тә булган.

2001 елда Прикумский авылы мәчетенә дуңгыз башы ташлаганнар, 2008 елда мөфтигә һөҗүм булган, Сарпы районында мәчетне җимергәннәр.

"Бу очракларны тикшерү өчен ачылган җинаять эшләре гаеплеләрне тапмыйча ябылды", - диде мөфти урынбасары.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе