Күрмәүчеләр тәүге тапкыр чаңгы ярышына чыктылар

Бүген Казандагы «Хезмәт резервлары» спорт комплексында үзенчәлекле бәйге – тәүге тапкыр “Ислам чаңгы юлы”...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 27
Бүген Казандагы «Хезмәт резервлары» спорт комплексында үзенчәлекле бәйге – тәүге тапкыр "Ислам чаңгы юлы” эстафетасы үткәрелде. Анда 30 дан артык спортчы, шул исәптән "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы күрмәүчеләр һәм балалар церебраль параличы (БЦП) белән авыручылар катнашты.

Бу чараның максаты сәламәтлекне ныгытудан, спортның чаңгы төрен популярлаштырудан, спортчыларда тизлек, көч, чыдамлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдән гыйбарәт иде.

Ир затларыннан булган БЦПлылар арасында беренче урынны – Казанның Юдино бистәсеннән булган Евгений Мөхтәрев, хатын-кызлар арасында керәшен кызы Валентина Бальмина алды. Ә инде күрмәүчеләрдән Бельгия вәкиле Гыймран Чебукаев, Оренбургның Әсәкәй районыннан Рәсимә Ишмөхәммәтевага тиңнәр табылмады. Аларга Мактау грамоталары, башка төр бүләкләр тапшырылды.

Ярышка чыгучылар арасында аякларына тәүге мәртәбә чаңгы киючеләр дә бар иде. Казахстаннан Казанга белем алырга килгән абыйлы-сеңелле Абдулла һәм Мәдинә Меркамиловлар, Илман Дурмалаев, Рафис Зиннәтов, Ленар Измайлов, Николаев Николай һәм Света Мартынова беренче тапкыр чаңгы юлына бастылар.

Ярышлар бик күңелле узды. Аларда катнашучылар әлеге бәйгене оештырган "Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренә һәм "Хезмәт резервлары” спорт комплексы директоры Руслан Миңнебутдиновка олуг рәхмәтләрен әйттеләр.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе