
Тамашада Әлфия Хәбибуллина ана ролен оста башкарды. Ул үзенең улына, бу очракта Арчадан килгән Раязга, үзенең тормышындагы гыйбрәтле хәлләрне сөйләде, улына әдәпле-әхлаклы булырга кирәклегенә басым ясады.
Концертта Мәскәү җырчысы Сөмбел Билалова, казанлылар Рәфинә Галиуллина, Алия Каюмова, Радик Шәрипҗанов, Ренат Насыйров, Алмаз Шәрифуллин, Светлана Гайнетдинова, Айдар Каюмов уңышлы чыгыш ясадылар. Флера Ибраһимова – администратор, Рузилә Сафина – режиссёр, Гаделфәт Сафин үзе сәнгать җитәкчесе иде.
Концертның икенче өлеше тәмамланып килгәндә, бер җыр төгәлләнгәч, сәхнәгә "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Ибраһимов чыгып, күренекле җырчыга һәм залдагы халыкка "Рәхмәт хаты”н укып күрсәтте. Анда мондый юллар бар иде:
«Хөрмәтле яраткан җырчыбыз, мәрхәмәт иясе Габделфәт Сафин!
Без, "Ярдәм” укыту-тернәкләнү үзәге укучылары, концертыгызга чакырып, олы бәйрәм ясаганыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу көн күңелләребездә озак сакланыр. Без Сезне күрмәсәк тә, тавышыгызны ишетәбез, Габделфәт абый. Сезнең моңлы җырыгыз йөрәкләребезгә көч-куәт бирә, күңелләрне иркәли. Сезнең кебек олы йөрәкле җырчылар күбрәк булсын иде.
Сезгә иҗади уңышлар, саулык- сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Безнең "Ярдәм” үзәгенә килүегезне көтеп калабыз”.
