Көне-төне Коръән уку Төркиядә биш гасыр дәвам итә

Казанның "Кол Шәриф" мәчетендәге кебек Коръән укуны Госманлы солтаны Явыз Сәлим XVI гасырда ук башлаган.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 03

Казанның "Кол Шәриф" мәчетендәге кебек Коръән укуны Госманлы солтаны Явыз Сәлим 16 гасырда ук башлаган. Коръән Истанбулның Топ Капы сараенда "милек һәм милләт сәламәтлеге" өчен укыла.

"Кол Шәриф" мәчете 2015 елның гыйнварыннан алып эзлексез Коръән укуны башлап җибәрде. Кол Шәрифтә бу гамәл өчен мәчетнең беренче катында махсус урын булдырылган. Коръән-хафизларның Коръән укуларын диния нәзарәте сайтыннан онлайн күрергә, тыңларга була.

Шундый ук Коръән уку Төркиядә инде биш гасыр дәвам итә икән. Госманлы империясен 1512-1520 елларда җитәкләгән Явыз Сәлим Солтан Мисырга сәфәреннән кайткан бер көнне йокы бүлмәсендә көн-төн Коръән укырга әмер биргән. Соңрак Коръән укучылар Мөхәммәд пәйгамбәрнеке дип инанылган кафтан сакланган сандыкка якынрак күчкән. Башланган чорда Коръәнне алмашып 40 хафиз укыган, солтан үзе дә алар арасында булган.

1920 елда хакимияткә Ататөрк килеп Төркиягә җөмһүрият урнашкан елларда Коръән уку туктап торды. 1924 елда Топ Капы музейга әйләндерелгәч сарай халыкка зиярәт кылыр өчен ачылды. Коръән уку беркайчан да туристлар җәлеп итүче күренеш булмады, аның максаты да башка иде.

Топ Капы һәм анда сакланган ядкарьләрнең зур тарихи вә матди кыйммәте сәбәпле Коръән-хафизларны төнге сәгатьләрдә сарай эченә кертмәгән еллар да булды. Коръән уку ишек төбендәге сакчылар янында дәвам итә иде. Борыңгы заманнарда Коръән нәүбәтенә икешәр кеше кергән булса, соңгы елларда аның урына CD уйнатырга дигән тәкъдим булды. Әмма Коръән уку Топ Капыда бүген дә көн-төн дәвам итә. Дөрес, андагы хафизлар укуын, Казаннан аермалы буларак, интернетта тыңлап булмый.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе