Йосыф Дәүләтшин Түбән Кама мөхтәсибе булып сайланды

Йосыф Дәүләтшин Түбән Кама мөхтәсибе булып сайланды

БӘЙЛЕ
2012 Май 05
Татарстан җөмһүрияте мөфти Илдус хәзрәт Фәиз хәер-фатыйхасы белән Түбән Кама шәһәре һәм районы мәхәллә имамнары катнашында мөхтәсибәт җыелышы узды.

Җыелышның максаты Түбән Кама районы мөхтәсибен сайлау иде. Бертавыштан мөхтәсиб итеп Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сайланды. Җыелыш “Корабельная роща” ял йортында узды. “НижнекамскНефтехим” оешмасының җитәкчесе Бусыгин М.В. ел саен имамнарга бушлай яллар оештыра. Бүген “Коръән елы”на багышланган быелгы ялларны ябу тантанасы да узды.

Йосыф Дәүләтшин Госман Исхакый мөфтилектән китүгә мөхтәсиб вазыйфасын башкаручы (ИО) булып торды. Ләкин халыкның мөхтәсибне яклавы, җирле хакимият теләктәшлеге ярдәмендә Йосыф Дәүләтшин мөхтәсиб вазыйфасында калдырылды. Шулай итеп мөхтәсибләрне алыштыру сәясәтен дөрес алып бармаган мөфти Илдус Фәиз өммәт тынычлыгы хакы өчен бераз чигенергә мәҗбүр булды.

Александр Долгов

avatar
1 курше • 22:16, 2012 Май 05
Саша син хаклы түгел.Сәясәт дөрес бара,ваххабизмның Татарстанга гына түгел, ә бәлки Рәсәйгә афәт икәнен аңларга вакыт җитте дип уйлыйм.күзне ныгырак ачып ераккарак карарга кирәк.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе