
Яңа туган балаларның 49,8 проценты гаиләдә беренче бала буларак теркәлгән. 5 казанлының гаиләсендә берьюлы 3 бала, 155 гаиләдә игезәкләр туган. “Казанда балалар туу артуда зур рольне 2007 елда, демографик кризисны бетерү максатыннан, кабул ителгән программа уйнады. Шул вакыттан алып, гаиләдә икенче, өченче бала алып кайтучылар бермә-бер артты. Шулай ук яңа туган сабыйлар арасында малайларның (5645) кызларга караганда (5260) күбрәк булуы күзәтелә”, - дип хәбәр итте бүген, Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә үткән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева.
“2012 елдан соң, балалар туу дәрәҗәсе азаячак диючеләр ялгышты, яңа туган балаларның саны арта бара. Әлеге факт безне бик сөендерә. Идел буе төбәкләренең күбесендә нәтиҗәләр күпкә түбән. Моны бер фактор белән генә аңлатып та булмыйдыр. Бездә яшәү шартлары да, эшләү мөмкинлекләре дә бар, бу, әлбәттә, инде яшьләрне безнең шәһәргә җәлеп итә, алар монда кала, гаилә кора. Киләчәктә дә без яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтәчәкбез”, - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Чыганак: "Татар-информ"