"ЯРДӘМ” ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ ҮЗӘГЕ ДИРЕКТОРЫ РОССИЯНЕҢ КЕШЕ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАУ БУЕНЧА ВӘКАЛӘТЛЕ ВӘКИЛЕНЕҢ "РӘХМӘТ ХАТЫ" БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ

“Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова Россия кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Элла Панфилованың "Рәхмәт хаты"на ия булды.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 06

“Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова Россия кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Элла Панфилованың рәхмәт хатына ия булды. Хат Татарстанда 2014-2018 елга кеше хокуклары стратегиясен тикшерү барышында тапшырылды.

Мәликә ханым үзенең социаль эшчәнлеген 2000 елларда башлады. Сукыр балалар белән эшләр өчен Брайль системасын үзләштереп, аларны исламга өйрәтү методикасын төзеде, программасын булдырды. Бер айлык курс кысаларында сукыр балалар Брайль методы буенча укырга һәм язарга өйрәнә, махсус аудиопрограммалар аша санакны үзләштерерә ала.

Мәликә ханымның “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә берничә ел тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче сукыр балалар ислам нигезләренә төшенде, тормышларында яңа сәхифә ачты. Мәликә Гыйльметдинова күптән түгел “Күрүчеләргә күрмәүчеләр турында” дигән методик пособия нәшер итте. Бүген ул Теләче районы Иске Җөри авылындагы балалар приютында да актив эшчәнлек алып бара дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе