"Ярдәм" мәчетендә шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың иҗат кичәсе узачак

Яшь шагыйрә Лилия Сәлахетдинова 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр "Ярдәм" мәчетендә ислам нигезләрен өйрәнү буенча курста укый.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 03
Яшь шагыйрә Лилия Сәлахетдинова 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр "Ярдәм" мәчетендә ислам нигезләрен өйрәнү буенча дини белем ала. Шул уңайдан, 5 февраль көнне, көндезге 14:00 сәгатьтә Лилиянең иҗат кичәсен уздыру планлаштырыла.

Лилия Сәлахетдинова ике китап: "ИҖАТЫМДА МИНЕМ ТОРМЫШЫМ" (2012), "КҮҢЕЛЕМ КӨНДӘЛЕГЕ" (2013), 13 җыр авторы. Җырларын Лилия Хәмитова, Рамилә-Рәзилә Батыровалар, Лилия Хәмитова, Миләүшә Сәгъдуллина һ.б. башкара.

Өч җырына клип төшерелгән: Гөлназ Шакирова - "Мәхәббәтсез булмый дөньяда" (Оскар Усманов көе), Булат Җиһаншин - "Мин синең белән" (Булат Җиһаншин көе), Ринас Әхмәтов - "Яшиселәр килә" (Ринас Әхмәтов көе).

"ТОРМЫШЫМНЫҢ БЕР КӨНЕ" дип исемләнгән чарада Лилиянең китабын тәкъдим итү булачак. Кичәдә шигырьләр укылачак, Лилиянең сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак, шулай ук иҗатташ дуслары чыгыш ясаячак.


"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе