«Ярдәм» мәчетендә булганнан соң, туган тәэсирләрем

«Ярдәм» мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, гыйбадәтханә ишеге янында ук үзенең ярдәмчеләре...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 01

«Ярдәм» мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, гыйбадәтханә ишеге янында ук үзенең ярдәмчеләре белән безне каршы алды. Тыйнак кына йомшак тавыш белән исәнләшеп, безне үзе артыннан ияртте.

 Илдар хәзрәт белән танышуыбыз Яшел Үзән районының Бакырчы авылында балалар белән уздырылган “Исоам нуры” укулары вакытында булды. Бу чарада шушы тирәдәге авыллардан (Күгеш, Айдар, Тугай, Күгәй) килгән балалар катнашты, аларны мөгаллим һәм мөгаллимәләр алып килгән иде. Әлеге чараның Бакырчыда узуының сәбәбе шул: бу авыл мулласы Әнәс Закиров, мөгаллимә Хәлимә ханым балаларда, яшьләрдә, гомумән, авыл халкы арасында ислам диненә мәхәббәт, фарыз гамәлләрне үтәү, намазлар һәм Коръән укуны өйрәтүгә, гореф-гадәтләребезне саклауга зур тырышлыкларын куялар. Алар авылдагы дини чараларны оешкан төстә үткәрә. Тирә-күрше авыллардан килгән балалар да бу чараларда теләп катнаша, алар бирелгән сорауларга да төгәл җаваплар бирделәр. Мәҗлес балаларны бүләкләү һәм чәй табыны белән төгәлләнде.

Шушы чараны үткәрүгә Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин тырышлык күрсәтте. Ә инде бу мәҗлестә Илдар хәзрәтнең катнашуы нур өстенә нур булды. Ул үзе белән 2 күрмәүче баланы алып килгән иде. Алар Коръәнне бармаклары белән укыды, азан да әйттеләр, барлык сорауларга җавапларын да бирделәр. Балалар хәзрәтнең кулыннан гына тотып, кочаклап кына торалар. Ә хәзрәтнең аларга мөгамәләсе, йомшаклыгы, түземлелеге...

Сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Ике дөньяда да Аллаһының олуг рәхмәте яусын аңа. Бу балаларга да, өлкәннәргә дә гыйбрәт, бер дәрес булды. Һәммәбезгә дә исәнлегебезгә шөкер итәргә, Аллаһы Тәгаләгә фарыз бурычларыбызны үтәп яшәргә кирәклегебезне тагын бер кат исебезгә төшерде.

Бу чарадан соң 2-3 көннән үк Илдар хәзрәт безне үзенә кунакка чакырды. 19 мартта Габделхәмит хәзрәт һәм без, мөгаллимәләр, “Ярдәм” мәчетен карарга килдек. Илдар хәзрәт безне мәчетнең һәр каты, андагы уку, кул эшләре, дәвалану, йокы, ял итү, ашау бүлмәләре, басмаханә белән таныштырып йөрде. Бирегә килүчеләргә бу хезмәтләр барысы да бушлай күрсәтелә икән. Әле күрмәүчеләрнең бирегә килү-китүе, дәреслекләр белән тәэмин ителеше дә шушы үзәк хисабына башкарыла. Монда дәүләт ярдәме юк. “Халкыбызның сәдакасы хисабына эшлибез”,-диде Илдар хәзрәт. Шул вакытта дәреслек алучыларның һәм укытучыларның сөйләвенә сокланып, күңелләребез тулды. Алар 1 айда намаз укырга өйрәнүләренә, бармаклары белән Коръән укуларына, үз куллары белән башкарган эшләренә сөенеп бетә алмадылар. Илдар хәзрәткә, Тернәкләнү үзәгенең уку-укыту үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага, барлык хезмәткәрләргә рәхмәтләрен әйттеләр.

Дин кардәшләребез! Без дә читтән карап торучылар гына булмасак иде, динебезне көчәйтүдә. Балаларны, оныкларны динебез кушканча тәрбияләүдә һәм кулдан килгән кадәр матди ярдәмнәр итеп, Аллаһының рәхмәтенә ирешәсе иде.

“Тамчыдан күл җыела”, дип халык хак әйтә бит.

Сания хаҗия ЗАКИРОВА, Яшел Үзән районы

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе